Анисимова Нина Александровна (14 гыйнвар 1909 ел23 сентябрь 1979 ел) — балет артисты һәм балетмейстер, 1929-1958 елларда Ленинград опера һәм балет театры солисты. 1944 һәм 1952 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында башкорт милли балетының үсеш юлларын билгеләүче "Звенящий журавль" спектаклен сәхнәләштерүче. БАССРның халык артисты (1957), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957).

Нина Анисимова
Туган 14 гыйнвар 1909(1909-01-14), 27 гыйнвар 1909(1909-01-27) яки 1909[1]
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 23 сентябрь 1979(1979-09-23) яки 1979[1]
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Күмү урыны Литераторские-мостки[d]
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре хореограф, музыка педагогы, балетмейстер, балет артисты
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d]

Биографиясе үзгәртү

Нина Александровна Анисимова 1909 елның 14 гыйнварында Санкт-Петербургта туган.

Ленинград театр училищесында (педагоглары Агриппина Ваганова, Мария Романова, Александр Ширяев) укый. 1926-1927 елларда Александр Монахов ярдәмендә характерлы чыгыш камилләшә.

1926 елда укуны тәмамлагач, Кече опера театрының балет труппасына эшли башлый. 1927 елда Дәүләт опера һәм балет театрына (1935 елдан — С. М. Киров исемендәге) күчә. 1929 елдан алып 1958 елга кадәр Нина Александровна бу театрда үзенчәлекле биюләрне башкаручы була. Атаклы үзенчәлекле биюче, ул кайнар темпераменты, ачык әйтү манерасы һәм стильне нечкә тоемлавы белән аерылып тора[2].

1935 елда үзен балетмейстер буларак сынап карый. Беренче постановкасы «Испан сюитасы» (С. М. Киров исемендәге опера һәм балет театры) концерт программасы була.

1938 елның 3 февралендә төнлә, Ленинград филармониясендә концерт алдыннан, Нина Александровнаны кулга алалар. Герман консуллыгына бару, чит ил кешеләре белән аралашу һәм алардан бүләкләр алу гаеп итеп тагыла. Консуллыкка концертта һәм банкетта катнашу өчен театрның алдынгы артистларын (алар арасында солистлар Уланова, Вечеслова, Дудинская, Иордан Ольга Генриховна булалар) театр дирекциясе үзе җибәргән була[* 1][3]. Озакламый Анисимовадан соң тагын да берничә артистны кулга алалар[* 2].Рәсми рәвештә гаебен ачыкламыйча, суд тикшерүе «мөлкәте конфискацияләнми; хәбәрләшү хокукы саклана; ул хөкем карарына шикаять бирергә хокуклы» дигән карар чыгара. Әмма 58 статьяның 10 пункты буенча Анисимованы 5 елга лагерьга хөкем итәләр. Аны Карагандага хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрәләр. Анисимованы яклап коллегалары Сергей Корень һәм Татьяна Вечеслова чыгыш ясыйлар, аның булачак ире Константин Державин бар көченә гаепләүнең мәгънәсезлеген исбатларга тырыша. Бер елдан, 1939 елның февралендә, Анисимованы Ленинградка, КГБ төрмәсенә күчерәләр, ә 1939 елның ноябрендә иреккә чыгаралар. Иреккә чыккач, Нина Александровна туган театры сәхнәсенә әйләнеп кайта.

Сугыш чорында эвакуациядә — башта Пермьдә, аннары Уфада була. Аның балет репертуарында сакланып калган иң яхшы постановкалары — «Гаянэ» (1942, Пермь) һәм "Звенящий журавль" (балет)» (театр, Уфа) (классик бию) классик техниканың һәм халык биюләренең гармоник бәйләнеше белән аерылып торалар.

1963-1974 елларда Ленинград консерваториясенең балетмейстер бүлегендә укыта.

1979 елның 23 сентябрендә Ленинградта вафат була, шәһәрнең Волков зиратында җирләнгән.[4]

Гаиләсе үзгәртү

  • Ире — әдәбият белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Державин Константин Николаевич (1903-1956).

Репертуары үзгәртү

Ленинград опера һәм балет театры
  • «Нити», «Талисман (балет)», Дриго Рикардо
  • Мерседес, «Дон Кихот (балет)», Минкус Людвиг
  • 7 ноябрь 1932 — «Тереза», «Париж ялкыны», Асафьев Борис Владимирович
  • 10 май 1937 — «Настя»*, «Партизан көннәре», Б. Асафьев
  • 9 декабрь 1942 — «Гайшә»*, «Гаянэ», Хачатурян Арам Ильич (Пермь опера һәм балет театры сәхнәсендә үзенең постановкасында)

Постановкалары үзгәртү

  • Ленинград опера һәм балет театры
  • 1935 — «Испан сюитасы» концерт программасы
  • 1944-1947, 1952-1955 —"Звенящий журавль" (либретто Гаскәров Фәйзи Әдһәм улы, Степанов Лев Борисович музыкасы, Имашева Галия Шакир кызы сценографиясе (2-нче редакциядә — Арсланов Мөхәммәт Нуриәхмәт улы), балетмейстеры ассистенты Сафиуллин Хәләф Гата улы.
Кече опера һәм балет театры
  • 1949 — «Могҗизалы фата», С. Заранек
  • 1949 — «Коппелия», Делиб Лео
  • 1950 — «Шәхрезада (балет)», Римский-Корсаков Николай Андреевич музыкасы
  • 1957 — «Талкай», Евлахов Орест Александрович
  • 1963 — «Күл турында риваять», Владигеров Панчо Хараланов, София

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • 1949 — Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Сталин премиясе лауреаты (1949), II дәрәҗә Сталин премиясе — С. М. Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театры сәхнәсендә (Мариин театры) А. К. Глазунованың «Раймонд» балеты постановкасында катнашучылар составында) испан биюләрен башкарган өчен.
  • 1957 — Башкорт АССРның халык артисты
  • 1957 — РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар
  1. 1,0 1,1 Czech National Authority Database
  2. Арам Хачатурян. Балет «Гаянэ». Belcanto.ru (2011-04-19). әлеге чыганактан 2012-09-17 архивланды. 2012-06-27 тикшерелгән.
  3. Ирина Пушкина. Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваторияһында XXI фәнни уҡыуҙарҙа «Балет тарихы: сығанаҡтар эҙләү» доклады
  4. Волков зыяратында Н. А. Анисимованың ҡәбере, archived from the original on 2017-09-09, retrieved 2021-04-09 
Комментарийлар

Сылтамалар үзгәртү