Халфиев Нил Габидинович (р.1939 , с. Нижний Наратбаш Буинского района ТАССР, ныне РТ), врач ученый в области методов лучевой диагностики и терапии, кандидат медицинских наук (1980), заслуженный врач РТ (2000), член Евро-Азиатской академии медицинских наук, Почетный ветеран здравоохранения РТ.  Автор 157 научных работ, 4 изобретений, 16 рационализаторских предложений, 4 методических пособий для врачей.


        Хәлфиев Нил Габидин улы 1939нчы елның 1 ноябрендә Түбән Наратбаш авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Авылның җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге мәктәптә урта белем ала.

        1958-1960нчы елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1961-1967нче елларда Казан дәүләт медицина академиясендә “Санитария” белгечлеге буенча белем ала. 1968-1970нче елларда Апас районы шифаханәсендә баш врач булып эшли. 1971нче елда Ленинград шәһәрендә табиблар белемен күтәрү иститутында махсус ардинатура үтә.

        1971нче елда КДМУда укытучы һәм бер үк вакытта ортопедия һәм травмотология институтында хирург-травматолог булып эшли. 1975нче елдан КДМИның рентген-радиология кафедрасының ассистенты буларак эшли. Параллель рәвештә РКХ сырхауханәсендә дәвалау-консультатив эшен алып бара. Нил Габидинович башлангычы белән кабинетлар яңартыла һәм заманча рентген аппаратурасы белән җиһазландырыла. 1980нче елда медицина фәннәре кандидаты исемен яклый.

        1980нче елдан 2002нче елга кадәр КДМУда дәвалау буенча баш врач урынбасары.

        2002нче елда аңа Евразия медицина академиясенең фәнни дәрәҗәсе бирелә.

Моннан тыш, Нил Габидинович Хәлфиев «сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен кыскача русча-татарча сүзлеге»н нәшер иткән иде, ул хәзерге вакытта да табиблар һәм студент-медиклар эшендә кулланыла. Нил Хәлфиев медицина өлкәсендәге бик күп алдынгы казанышлар, фәнни мәкаләләр, фәнни эшләнмәләр авторы.

Халфиев Нил Габидин улы 2020нче елның сентябрь аенда вафат була.