Николай Шиндялов
Николай Шиндялов (1929 елның 9 маенда туган— 2012 елның 19 гыйнварында вафат була) — Совет һәм Россия тарихчысы, тарих фәннәре докторы (1989), профессор (1990), Россия Хәрби фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты.
Николай Шиндялов | |
---|---|
Туган | 9 май 1929 |
Үлгән | 19 гыйнвар 2012 (82 яшь) |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Благовещенск дәүләт педагогика университеты[d] |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Благовещенск дәүләт педагогика университеты[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] |
Биография
үзгәртүНиколай Антонович Шиндялов 1929 елның 9 маенда туган.
1948-1952 елларда Благовещен дәүләт педагогия институтында укыган.
1952-1956 елларда шунда ассистент булып эшли, 1956-1963 елда — өлкән укытучы, аннары — кафедра мөдире.
1963 елда В.И.Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтында «1922-1926 елларда Амурда социалистик төзелеш» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
1989 елда «Ерак Көнчыгышта Октябрь революциясе» темасына докторлык диссертациясе яклый.
10 нан артык монография һәм 250 гыйльми мәкалә бастыра.
Аның тарафыннан студентлар һәм аспирантлар өчен 10 нан артык укыту-методик кулланма бастырыла.
Н.А. Шиндялов югары квалификацияле гыйльми -педагогик кадрлар әзерләү җәһәтеннән зур эшләр башкара. 16 кандидатлык диссертациясе җитәкчесе, 19 докторлык диссертациясе яклаучыларга гыйльми киңәшче һәм рәсми оппонент, 36 кандидатлык диссертациясе яклауда рәсми оппонент буларак чыгыш ясый.
Бүләкләре
үзгәртү- «Хөрмәт Билгесе» ордены
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены
- «Хезмәт ветераны» медале
- «Хезмәт батырлыгы өчен» медале
- Дөнья Советы медале
- Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (1999)
- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2009)
Сылтамалар
үзгәртү- РУСИЯ энциклопедиясе галиме Николай Антонович Шиндялов
- Порт Амур БДПУ профессоры Николай Шиндялов вафат
- https://famous-scientists.ru/1854