Николай Русаков
Николай Русаков (6 май 1939 ел) — ССРБ һәм Россия галиме-гигиенист, Россия медицина фәннәре академиясе академигы (2007), Россия фәннәр академиясе академигы (2013), Россия федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2002).
Николай Русаков | |
---|---|
Туган | 6 май 1939[1] (85 яшь) Шувое[d] |
Әлма-матер | Беренче Мәскәү медицина университеты[d] |
Һөнәре | галим |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Биографиясе
үзгәртүРусаков Николай Васильевич 1939 елның 6 маенда Мәскәү өлкәсенең Красный ткач бистәсендә туган.
1964 елда И. М. Сеченов исемендәге 1нче Мәскәү медицина институтын тәмамлый, аннары шунда 1970 елга кадәр аспирантурада укый[2].
1970-1989 елларда — А. Н. Сысин исемендәге гомуми һәм коммуналь гигиена институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, Е. И. Марциновский исемендәге медицина паразитологиясе һәм тропик медицина институты бүлегенең лаборатория мөдире.
1989 елдан — А. Н. Сысин исемендәге тирә-як мохит кеше экологиясе гыйльми-тикшеренү институтының туфрак һәм сәнәгать калдыклары гигиенасы лабораториясенең мөдире.
«Туфрак һәм тирә-як мохит гигиенасы» секциясе рәисе, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының санитар-эпидемиологик күзәтү Департаментның баш эксперты, РФ Дәүләт стандартының һәм РФ Дәүләт заказларын үтәү буенча фәнни-техник комитетлары әгъзасы; калдыкларны эшкәртеп, чүп-чар төяп озату буенча Үзәк орган җитәкчесе; туфрак гигиенасы һәм калдык хәвефенең сыйфатын бәяләү өлкәсендә билгеле белгеч; фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: туфрак торышын күзәтү: аның фундаменталь нигезләре һәм методологиясе, туфракның гигиена хәле һәм аның агулануын кеше сәламәтлегенә йогынтысын күзәтү[2].
2004 елда Россия медицина фәннәре академиясенең әгъзасы итеп сайлана.
2007 елда — Россия медицина фәннәре академиясенең академигы.
2013 елдан — РФА академигы.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Россия федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2002);
- "Хезмәт ветераны" медале.
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Российская Академия Наук/ Русакову Николаю Васильевичу — 80 лет
- Профиль Николая Васильевича Русакова РФА рәсми сайтында