Николай Федорович Балешев (1947 елның 26 гыйнвары, ТАССР, Югары Ослан районы, Ташкабак авылы2002 елның 21 октябре, Казан, Татарстан) — совет хуҗалык, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. КПСС әгъзасы. Төрекмәнстан ССР Совет милли-территориаль округы Ашхабад шәһәре халык депутаты. Төрекмәнстан ССР коммунистлар пртиясенең Ашхабад шәһәре комитетының беренче серетаре.[1]

Николай Балешев
Туган 26 гыйнвар 1947(1947-01-26)
Югары Ослан районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 21 октябрь 2002(2002-10-21) (55 яшь)
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Николай Федор улы Балешев 1947 елның 26 гыйнварында ТАССРның Югары Ослан районы Ташкабак авылында туган.

Хезмәт эшчәнлеген 1963 елда слесарь, аннары Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә бригадир булып башлый. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң, Казан авиация институтының фәнни-тикшеренү институтында механик булып эшли һәм бер үк вакытта Казан авиация институтында укый. 1972 елдан алып 1987 елга кадәр Казанда комсомол һәм партия эшендә була, «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсенең партком секретаре урынбасарыннан алып КПССның Казан шәһәр комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге мөдиренә кадәр юл үтә. Тәҗрибәле һәм перспективалы җитәкче буларак, 1987 елда Н. Ф. Балешев Казаннан Ашхабадка җибәрелә. Ул Төрекмән ССР башкаласы Ашхабад шәһәр комитетының икенче, беренче секретаре, Төркмәнстанның үк оештыру-партия һәм кадрлар эше бүлеге мөдире булып эшләгән.

1990 елда Николай Федор улы Балешев Татарстанга кайта һәм партиянең Татар өлкә комитеты икенче секретаре булып эшли. 1995 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул «Казан текстиле» ААҖ генераль директоры була.

Николай Федорович Балешев Балешеваның күпьеллык хезмәте дәүләт бүләкләре — «Почет Билгесе» ордены, медальләр, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән билгеләп үтелгән. Николай Федорович Балешев Балешев СССР халык депутаты итеп сайлана.

«Казан текстиле» ААҖ генераль директоры вазифасында хезмәт иткәндә Николай Балешев 2002 елның 21 октябрендә Казанда авырудан соң вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Боис Мирошин. Мой адрес – Советский Союз. Том 5. Часть 5.

Чыганаклар үзгәртү