Никах балдагы
Никах балдагы, туй балдагы — никах бәйләнешләрен символлаштырган бизәк: ир белән хатын аны, җирле гадәтләргә карап уң яки сул кулның атсыз бармагына бер-берсенә тугрылык билгесе итеп кияләр. Европаның күпчелек дәүләтләре халкы балдакны сул кулдагы атсыз бармакларына кияләр.
Никах балдагы | |
Никах балдагы Викиҗыентыкта |
Никах балдыгы киеп йөргән кеше никахта тора. Ул гадәттә алтыннан, яки башка металдан ясала. Мөселман ир кешеләр көмештән ясалган балдаклар киеп йөриләр, ә хатын-кызлар алтыннан ясалганын да кия.