Низамия (мәдрәсә, Әстерхан)

«Низамия»Әстерхан шәһәрендәге җәдиди мәдрәсә, Түбән Идел буенда яшәүче мөселманнар өчен төп уку йорты булып торган.[1]

«Низамия» мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1895 ел1917 ел
Яшел мәчет

ТарихыҮзгәртү

Мәчет 1831 елда татар бае Нураши Ниязов яки башка версия буенча Ибраһим Ниязов тарафыннан Әстерхан шәһәрендә Яшел мәчет төзелә. 1898 елда нугай һәм татар мәгърифәтчесе Габдрахман Гомәри Яшел мәчетнең имам-хатыйбы һәм мөгаллиме була. Мәчет каршында 1895 елда «Низамия» мәдрәсәсе төзелә һәм «Мәрҗани» диварларында туган идеяләрне һәм ниятләрне тормышка ашырып, җитди укыту уңышларына ирешә, шул рәвешле шәһәр һәм губерна мөселманнары арасында лаеклы хөрмәт һәм популярлык казана. Күренекле татар реформаторларының фикердәше һәм якын тарафдары буларак, Габдрахман Гомәри Әстерханда заманча методикалар һәм укыту әдәбияты кулланып системалы рәвештә алып барылган яңа төр мәдрәсәне оештыра. Әлеге уку йортының сыйныфлары махсус мебель, кара такталар һәм гомуми белем бирү мәктәпләре өчен хас булган башка кирәк-яраклар белән җиһазландырылган була. Үз шәкертләре өчен педагог мөселман матбугаты язып, яңа методик дәреслекләр сатып алган.[2] Биредә татарлар гына түгел, лезгиннар, казахлар, төркмәннәр һәм башка халыклар да укыган.[3]

Ул үзе ислам тарихы, гарәп грамматикасы буенча алдынгы кулланмалар авторы, фәнни фольклористикада үз каләмен сынап караган, нугайларның фундаменталь тарихы өчен материаллар туплаган.

Асылда, «Низамия» мәдрәсәсе Түбән Идел буенда, Казакъ далаларында һәм Кавказда җәдид идеяләрен тарату чыганагы булып торган. XX гасыр башында Россия империясенең төрле губерналарында мәхәллә имамнары булып Габдерахман Гомәровның 30дан артык укучысы хезмәт иткән.

Биредә педагог үз тәрбияләнүчеләренә биргән киң кырлы белем төбәктә дөньяви интеллигенция барлыкка килүгә ярдәм иткән. Алар арасында: укытучы, журналист, фольклорчы, драматург Габделхәмид Җанибәков, язучы Басыйр Абдуллин, шагыйрьләр Бәдретдин Мостафин, Габбас Душимев, тарихчы Бикбулат Сәлиев һәм башкалар бар.

1917 елда мәдрәсә ябыла.[1]

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
  2. И.С. Рахимов. Общественная и просветительская деятельность Абдурахмана Умерова (1867—1933) / И. С. Рахимов: автореф. дисс. канд. ист. наук. — Казань, 2013.
  3. Из фондов Татарстана и Астрахани: на сайте татархивы.рф размещена виртуальная выставка, посвященная Абдрахману Умерову.

ЧыганакларҮзгәртү

  • «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14