Нигез-күзәнәкле яман шеш

Нигез-күзәнәкле яман шеш (базалиома) — аеруча таралган яман чир, ешрак өлкәннәрдә очрый. Төп куркынычлык шарты булып ак, каралуга сәләтле булмаган тире һәм хроник инсоляция тора.

Нигез-күзәнәкле яман шеш
Сурәт
Саклык белгечлеге онкология һәм тиребелем[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару фторурацил[d][1], sonidegib[d][2], imiquimod[d][2], vismodegib[d][2], solasonine[d][3] һәм imiquimod[d][4]
Генетик бәйләнеш TGM3[5], RGS22[6], KRT5[d][7], P53[d][8] һәм Mc1r[d][9]
NCI Thesaurus идентификаторы C2921[10], C3784[10], C7586[10] һәм C2921[11]
 Нигез-күзәнәкле яман шеш Викиҗыентыкта

Базаль күзәнәк шеш тәннең ачык урыннарында барлыкка килә. Ул акрын . үсә һәм бу шешнең метастазлар бирүе сирәк очрый. 90 процент очракта баш һәм муен тиреләрен зарарлый.

Шеш тиредә читләре ачык булып калкып торган төен барлыкка килүдән башланып китә. Аның өсте шома; алсу йә кызыл төстә була. Соңрак пигмент­ лашып, караңгы көрән төскә кадәр үзгәрергә мөмкин. Төен үсә төшкәч, аның уртасында җәрәхәт хасил була. Еш кына якындагы вак кан тамырларының һәм капиллярларның бер урында гадәттән тыш киңәюләре—телеангиэкта- ; зия шешнең билгесе булып тора. Бу шешнең тиренең өске катлавына гына ь хас, төенле, пигментлашкан, склеродерма (тиренең тоташ яки урыны-урыны белән бозылуы кебек формалары очрый.

Шешләрне бетерер өчен фокуслы нурлар, рентген белән дәвалауны кул­ ланалар. Шулай ук хирургик ысул белән кисеп алырга мөмкиннәр. > Соңгы елларда криотерапия (тукымаларны, аерым әгъзаларны яисә бөтен организмны салкынайту) методын куллана башладылар. Бу методны безнең җөмһүрият онкология клиник үзәгендә дә кулланып, зур уңышларга ирешәләр. Болардан кала лазерлы деструкция (күзәнәкләрнең структурасын таркату) һәм башка методлар белән дәвалыйлар. Өлешчә урынлы дәвалау ысулы да файдаланыла (0,5 % лы колхамин, 50 % лы проспидин майлары белән). Дәваны дөрес алып барганда, 90-95 % авыру тулысынча савыга ала.

Профилактикасы—шеш булган урынны туры кояш нурларыннан каплап йөрергә кирәк. Регуляр рәвештә тән тиресен тикшереп торсагыз яхшы.

Көндәлек тормышта мышьяклы матдәләр (шеш барлыкка килү куркы- ; нычын арттыра) белән контакт булдырмаска тырышыгыз.

Гомуми билгеләре

үзгәртү

90% очракта ясалу башта һәм муенда урнаша, аларның 10% кабак зарарлануы тәшкил итә. НКШ — кабакның аеруча таралган яман шеше, аның өлешенә 90% очрак килә. Күпчелек ясалулар аскы кабакта урнаша, шулай ук кабакның эчке ябышмасы, өске кабак һәм кабакның тышкы ябышмасы (кимү буенча) зарарлануы мөмкин. Шеш әкрен инвазив метастазланмаяча үсеш белән сыйфатлана. Кабакларның эчке ябышмасы янында урнашкан шешләр, шешләрнең башка урнашуларына караганда ешрак орбитага һәм куышлыкларга тарала, дәвалауга авыррак бирешә һәм ешрак рецидивлар бирә. Рецидивлар радикаль булмаган дәвалаудан соң агрессиврак һәм дәвалауга авыр бирешә.

Гистология

үзгәртү

Шеш эпидермисның плюрипотент нигез күзәнәкләреннән килеп чыга. Күзәнәкләр перифериядә бакча сыман тезелеп (рәс. 4. 20б), аскы юнәлешкә таба үсә (рәс. 4. 20а). Кератин ясалу белән яссы күзәнәкле дифференцияләүдә НКШ-нең кератотик төре үсеш ала. Тагын кистозлы һәм адено-кистозлы төр үсеше белән майлы яки бизле дифференцияләү мөмкин, ә склерозлаучы (морфеасыман) шеш төре утраучыклар һәм тыгыз фиброз строма белән чолганып сузылган җепләр сыман күзәнәкләр җыелганда формалаша.

Клиник формалары

үзгәртү

NB Эпидермаль яман шешләрнең төп клиник үзенчәлекләренә җәрәхәтләнү, авырту булмау, югары тыгызлык, тигезсез чикләр һәм кабакларның төзелеше бозылу керә.

1. Төерле НКШ формасы: өслегендә кечкенә телеангиэктазияләр белән ялтыравыклы тыгыз перламутрлы төер. Башта НКШ әкрен үсә, 1-2 ел эчендә шеш диаметрда 0,5 см җитә ала (рәс. 4. 20в).

2. Җәрәхәтле-төерле НКШ формасы («кимерелгән» җәрәхәт) перламутрлы күтәрелгән кырый (рәс. 4. 20г) һәм тыштан киңәйгән кан тамырлары (телеангиэктазияләр) (рәс. 4. 20д) белән үзәк җәрәхәт белән сыйфатлана.

3. Склерозлаучы (морфеасыман) НКШ формасы сирәк очрый, ачыклау авыр була ала, чөнки шеш эпидермис астында ятма юнәлештә каты перламутрлы төерчәләр кебек үсә (рәс. 4. 20е).Шеш чикләрен билгеләргә авыр, капшап билгеләнгән зурлыгы бик еш карагандагысыннан байтак күбрәк. НКШ склерозлаучы формасын өстән караганда ялгыш бер яклы хроник блефарит дип кабул итеп була.

4. НКШ башка формалары гадәттә кабакларны зарарламый: кистоид, бизле, пигментланган һәм мультиүзәкле үсеш белән өстәге формалары.

NB Бик еш НКШ белән авыруларның бит йөзләрендә актиник зарарлану билгеләре бар.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.