Наилә Юсупова
Наилә Вакыйф кызы Юсупова - Татарстан Республикасының сәяси-тарихи документлар үзәк архивы директоры, фәнни редактор.
Наилә Юсупова | |
---|---|
Туган телдә исем | Наилә Вакыйф кызы Юсупова |
Туган | 1960 ел Кайбыч районы Янгилде авылы |
Һөнәре | тарихчы-архивист |
Тормыш юлы
үзгәртүУл Татарстан Республикасының Кайбыч районында урнашкан Янгилде авылында 1960 елда туган, анда башлангыч белем алган. 1977 елда Казанда 134 номерлы урта мәктәпне тәмамлый.
1978 елда данлыклы Казан дәүләт университетына укырга керә. Тарихчы-архивист белемен яхшы итеп үзләштерә, югары белемле белгеч булып Казандагы Мәскәү районы башкарма комитетында эшли. Шул ук вакытта районның комсомол комитетында җитәкчелек вазифаларын башкара. 1980 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты партия архивына эшкә күчерелә. Ул анда архивист инструктор булып нәтиҗәле хезмәт күрсәтә.
Наилә Вакыйф кызы күп сандагы китаплар, белешмәләр, күрсәтмәләр нәшир итү редколлегия әгъзасы, фәнни консультант. Аның фәнни редакторлыгы аша зур күләмле “Альметьевское дело” исемендәге документлар һәм материаллар җыентыгы дөнья күрә (1999 ел). Нәтиҗәле эшчәнлеге хәм абруйлы җитәкчелеге өчен ул “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була. Башка хөкүмәт хәм дәүләт бүләкләре дә бар.
Әдәбият исемлеге
үзгәртү- Әдипләребез. Библиографик белешмә. 1 том А-К. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.
- Әдипләребез. Библиографик белешмә. 2 том Л-Я. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.
- Кайбычым – куанычым. Төзүче – Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.
- Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.