Мөхәммәт Ирзин
Мөхәммәт Ирзин (Мөхәммәт Габдулла улы Ирзин, 16 август 1908, Кәрке, Бохара әмирлеге[d] — 29 апрель 1986 (77 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — патофизиолог, медицина фәннәре докторы (1958), профессор (1959). ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1964, 1971). Андрей Адо шәкерте. 1941-1945 елларда эвакогоспиталь башлыгы (Норлат). Казан стоматология (1948-1953, бер үк вакытта проректор) һәм медицина (1953-1978, 1953-1959 елларда уку-укыту эшләре буенча проректор) институтларында патология кафедрасы мөдире. Хезмәтләре аллергик реакцияләр механизмын өйрәнүгә карый.[2]
Мөхәммәт Ирзин | |
---|---|
Туган | 16 август 1908 Кәрке, Бохара әмирлеге[d] |
Үлгән | 29 апрель 1986 (77 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Шәмсир зираты (Казан)[d][1] |
Әлма-матер | Казан дәүләт медицина университеты |