Мөхәммәтәмин Йосыпов

Йосыпов Мөхәммәтәмин Мөхәммәтзакир улыБалтач районының беренче киномеханигы, Бөек Ватан сугышы ветераны.

Үсмерчагы үзгәртү

Йосыпов Мөхәммәтәмин 1901 елда Түнтәр авылында мулла гаиләсендә туган. Әтисе Мөхәммәтзакир 11 тапкыр хаҗ сәфәрендә булган. Әнисе Борнак авылы мулласының кызы була. Түнтәр мәдрәсәсендә уку белән берәттән өйдәгеләрдән дә шактый тирән дини һәм дөньяви белем ала. 1924-28 елларда Яңгул авылында избач (китапханә мөдире) булып эшли башлый.

Киномеханик хезмәте үзгәртү

1928 елдан "Татаркино" оешмасы Сәлим Сәетов дигән егетнеберенче киномеханик буларак, Арча кантонының Балтач зонасына командировкага җибәрә. Ә. Йосыпов Сәлим белән танышып, аның ядәмчесе булып эшли башлый. Алар авыл саен йөреп,халыкка беренче тапкыр кино хезмәте күрсәтә башлыйлар. Ул вакытта кино тавышсыз була. Проекцион лампаны яктырту өчен генераторны кул көче белән әйләндерәләр. Фильмның эчтәлеген киномеханик сөйләп бара. Мондый кино күрсәтү аерым хуҗалыкларның лапасларында үткәрелә. Иң авыры халыкны кино карарга җыю була. Мөхәммәтәмин "Кәмит күрсәтәбез, кәмит!", дип халыкны урам буйлап җыеп йөри торган була. Бер айданСәлим Сәетов Казанга кайтып китә һәм башка килми. Бөтен оештыру эшләре Мөхәммәтәминнең үз өстенә йөкләнеп кала. Балтач төбәге авылларында ул кино күрсәтүне туктатмый. Үзенә ярдәмчеләр таба. Үзе Казанга барып курсларда укып кайта һәм бу хезмәткә яшь егетләрне дә өйрәтә.

Репрессия еллары үзгәртү

Авылларда колхозлар төзелеп, муллаларны һәм урта хәлле крестьяннарннарны авылдан сөрү башлана. Мөхәммәтәминнең әтисе 1916 елда вафат булган булса да, аларны төп йортларыннан куып чыгаралар. Әмма М.Йосыпов үз эшен дәвам итәБерничә ел Балтач районында кинофикация эшен җитәкләгәннән соң, репрессия алымнарыннан саклау өчен аны Әгерҗе районына кинофикация мөдире итеп җибәрәләр. Аннан соң ул Әтнә районы кинофикацияен дә җитәкли. Улбу хезмәтендә җитәкче булып кына калмый, бер үк вакытта киномеханик вазыйфасын да башкара. Кайсы гына районда эшләмәсен, М.Йосыпов халыкка кино хезмәтен күрсәтүдә алгы сафта була.

Сугыш һәм сугыш соңгы еллар үзгәртү

1945 елда М.Йосыпов фронтка мобилизацияләнә. Сугышка олы улы Тәлгать тә китә. Ул кече командир булып хезмәт итә. Тәлгать Йосыпов Калининград өчен барган сугышларда һәлак була. Әтисе М. Йосыпов сугыштан исән-сау кайта. Сугыштан соң М.Йосыпов туган авылы Түнтәргә кайта. Чепья һәм Балтач районнарында кинофикация директоры һәм киномеханик ярдәмчесе булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы ул кино эшен ташламый.

Бүләкләре, гаиләсе үзгәртү

Фронтта ул ике тапкыр "Батырлык өчен" медале (ул орденга тиң медаль санала) һәм күпсанлы башка медальләр белән бүләкләнә. Кинофикация өлкәсендәге хезмәтләре өчен "СССРның мактаулы киномеханигы" исеменә лаек була. Соз күләмендә, РСФР күләмендә, ТАССР күләмендә бирелгән күпсанлы Мактау Грамоталары балаларының альбомнарында матур истәлек булып сакланалар. Алар арасында ТАССР Президиумы рәисе Гали Динмөхәммәтов кул куйганнары да берничә.

М.Йосыпов авылда Нәфисә Йосыпова белән үрнәк гаилә корып, 10 бала үстергәннәр. Н.Йосыпова Совет власте динне тыйган 1960-1985 елларда авылда абыстай вазыйфасын башкарды һәм бакыйлыкка күчкән хатын-кыз мәетләрен җирләргә хәзерләү, аларны юу, пакьләү буенча бик игелекле хезмәт куйды.

Мөхәммәтәмин Йосыпов, үзенең сөйләве буенча, үз гомерендә бер мәртәбә дә авызына тәмәке дә, исерткеч эчерткечләр дә кабып карамаган.

М.Йосыпов 198_ елда вафат булды һәм Түнтәр зиратында җирләнде.

Чыганаклар үзгәртү

  • Р.Зарипов. Тирән тамырлы Түнтәрем. 2008.
  • Р.Зарипов. Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога. 2021.
  • Г.Мөхәммәтшин. Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат). 1 том. 2006.