Мөхәммәткамал Мозаффаров
Мозаффарлар нәселе
үзгәртүМөхәммәткамал Мозаффаров 1856 елда Түнтәр авылында туган. Мозаффарлар нәселе тирән дини белемле муллалар ншселеннән булган Мозаффрның әтисе Габделгаффар үз гомерендә 90 данә Коръәни Кәримне күчереп язган. Ул чорларда басма Корън китаплары булмаган. Күчереп язганда бер генә ноктаны яки өтерне дә хаталы итеп яки төшереп калдыру зур гөнаһ саналган. Габделгаффарның улы Мозаффар дин белемле мулла булган. Әмма ул шактый гомерен патша армиясендә унтер-офицер хезмәте башкарып үткәргән. Армия хезмәтендә инвалидлык алган һәм Түнтәргә Мөхәммәтгали ишанның техник хезмәткәре (документлар белән эшләүче) хезмәтенә алынган. Аяклары тездән бөгелмәү сәбәпле мулла вазыйфасын башкара алмаган. 80 яшендә вафат булып Мөхәммәтгали ишанның аяк очында җирләнгән.
Мозаффарның Мөхәммәткамал исемле улы 13 яшендә сәүдәгәрләр беләр авылдан Мәкәрҗә ярминкәсенә чыгып киткән. Сәүдәгәрләргә хезмәт итеп, рекрут яшенә җиткәч, армиягә алынган. Аннан кайткач, Ырынбурда Хөсәения мәдрәсәсенә урнашкан. белем алган, хезмәт иткән, Мирхәйдәр Фәйзинең иң олы апасы Фатыймага өйләнгән. Бөтен тормышын татар мәгърифәтен үстерү өчен багышлаган.
Мөхәммәткамал Мозаффаровның мәгърифәтче буларак эшчәнлеге
үзгәртү1894 елда Мөхәммәткамал гаиләсе белән Малмыж шәһәренә кайткан һәм биредә беренче рус-татар мәктәбе ачып җибәргән. Берничә елдан шәһәрдә кыз балалар өчен һөнәр мастерское (туку эшләре буенча) һәм һөнәр училищесе ачып җибәргән.
Илдә Совет хакимияте урнашкач та, Мөхәммәткамал мәгърифәтчелек эшчәнлеген туктатмаган. 1920 елда ул Малмыжда туган якны өйрәнү музее оештыруга зур көч куйган. 1910-1924 елларда ул кулъязма рәвешендә "Музей" журналы чыгарган. Ай саен чыга торган саннарда Малмыжөязенә кергән авыллар тарихын, җирле халыкның гореф-гадәтләрен өйрәнгән бик күп материал туплаган. Хәзерге вакытта әлеге журналның тупланмалары Малмың музеенда кадерле мирас булып саклана. Туган төбәк тарихын өйрәнүче һәвәскәрләр әлеге чыганаклардан бик теләп файдаланалар.
Чыганаклар:
үзгәртүМ.Мозаффаров Музей журналы төпләнмәләре, 1920-1924 еллар.
Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем.