Мөхәммәтзакир Мифтахетдинов

Мифтахетдинов Мөхәммәтзакир Мифтахетдин улы — дин эшлеклесе.

1844 елда Карадуган авылында Мифтахетдин мулла гаиләсендә туган. Кечкенә вакытында ук аны Түнтәр авылының атаклы имамы, Идел-Урал төбәгенең иң күренекле дин белгече ишан Мөхәммәтгали Сәйфуллин (Гали ишан) уллыкка ала. Күрәсең, монда Гали ишанның Мифтахетдин мулланың   баҗасы булуы, шөһрәте, мул тормышта яшәве хәлиткеч рольне уйнагандыр. Шулай итеп, Закир Түнтәр мәдрәсәсендә укып тирән дини белем алып үсә.

Мөхәммәтзакир Мифтахетдинов үз гомерендә унбер мәртәбә изге Хаҗ сәфәре кылган. Моны ул үзләре ерак һәм авыр сәфәргә чыга алмаган бай мөселманнарның үтенече  буенча да эшләгән— үзенә күрә бер кәсепкә әйләндергән. Ул чорларда Хаҗ сәфәре кылуның еш кына елга, аннан да артыкка сузылуын, бик күп кыенлыклар белән бәйле булуын искә алсак, бу изге җанның үз өстенә никадәрле газаплар алганлыгы якынча булса да аңлашылыр. Гәрабстанга һәрбер сәяхәт берничә елга сузылган. Закирның Түнтәрдә дә һәм Гәрабстанда да гаиләсе һәм балалары була. 1916 елда вафат була һәм Түнтәр зиратында җирләнә. Түнтәрдә туган Закирның балалары 1917 елдан соң барасы да Йосыпов фамилиясенә күчкән.

Чыганаклар үзгәртү

  • Р.Зарипов. Тирән тамырлы Түнтәрем. 2008.
  • Р.Зарипов. Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога. 2021.
  • Г.Мөхәммәтшин. Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат). 1 том. 2006.