Мөхәммәдия (китап)

МөхәммәдияXX гасыр башларына кадәр татарлар арасында киң кулланылган дини эчтәлекле, шигъри формалы әсәр.

«Мөхәммәдия» кулъязмасы, XIX гасырның беренче яртысы

Әсәрнең авторы - төрек шагыйре Мөхәммәт Чәләби. Китапны язуын ул 1449 елда тәмамлый һәм XVI гасырда әлеге әсәр Кырымда, ә XVII гасырда безнең төбәкләрдә тарала башлый.

Төркиянең Юныс Әмре институтыннан килгән мөгаллимә Әминә Енитерзи бу әсәрнең язылуының ике сәбәбе турында сөйли: “Мөхәммәдия” әсәре беренче версия буенча авторның төшендә Мөхәммәт пәйгамбәрне күрү нәтиҗәсендә языла, икенчедән, бу әсәр Мөхәммәт Чәләбинең абыйсы соравы белән язылган дигән версия бар. Әсәрнең эчтәлегенә килгәндә, ул өч өлештән тора. Беренче өлеше дөнья яратылышына багышлана, икенчесе - Мөхәммәт пәйгамбәр тормыш юлына, өченчесе - теге дөньяга”.

“Мөхәммәдия” китабы XVII гасырда татар җирлегенә үтеп кереп, Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар арасында яратып кулланылган.

“Мөхәммәдия” китабы татар тарихында аерым урын биләп тора. Ул татарның рухи мирасының бер чагылышы. Аның популярлыгы турында 1845 елдан 1917 елга кадәр 24 тапкыр бастырылуы да сөйли. Ул Коръәннән соң укылу буенча икенче урында торган китап. Аны мәдрәсәләрдә укыту китабы буларак кулланганнар. “Мөхәммәдия”не көйләп уку мөнәҗәт жанрының формалашуына нигез салган”

Чыганак үзгәртү