Мөдәрис Исмәгыйлов

Исмәгыйлов  Мөдәррис Исмәгыйл улы —  сәнәгать һәм профсоюз эшлеклесе. үзгәртү

Биографиясе үзгәртү

1932 елның 14 гыйнварында Түнтәр авылында туган. Бер елдан гаиләләре белән Мари АССРның Мари-Төрәк районындагы Кече Түнтәр (Түнтәр Пүчинкәсе) авылына күченәләр. Балачагы һәм үсмер еллары шунда үтә. Урта белемне «Мариец» поселогы мәктәбендә ала, хезмәт юлын да шунда башлый.

Партия, совет, профсоюз оешмаларында хезмәте үзгәртү

1965 елда М.Исмәгыйлов Казан финанс-икътисад  институтын тәмамлый. Югары белем алганнан соң аның хезмәт юлы Казан шәһәренең партия, совет, профсоюз органнары белән бәйле: КПССның Совет райкомы инструкторы, КПССның Казан шәһәр комитеты инструкторы, Вахитов районының халык контроле комитеты рәисе булып эшли. 1986 елда дәүләт учреждениеләре профсоюзларының Казан шәһәре Идел Буе район коитеты рәисе итеп билгеләнә. Берничә айдан  ул инде дәүләт учреждениеләре профсоюзларының Казан шәһәр комитеты рәисе. Менә шушы җаваплы постта 1992 елга кадәр—лаеклы ялга киткәнче эшләде.

Лаеклы ялга чыкканнан соңгы хезмәте үзгәртү

Гомере буе кешеләргә хезмәт иткән якташыбыз әле бүген дә Казан шәһәре Вахитов районы ветераннар советы идарәсенең актив әгъзасы. Ул һаман да кешеләр арасында, ул һаман да кешеләргә кирәк.

М.Исмәгыйловның хезмәте күпсанлы Мактау Грамоталары, биш медаль белән бәяләнде.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] үзгәртү

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.