Галиев Мөбарәк Касыймхан улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

Балачагы һәм яшүсмер чоры үзгәртү

Хәсәншәех авылында 1923 елның 24 июлендә туган. 1937 елда туган авылында җиде сыйныф белем алгач шушындагы «Кызыл көч» колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт юлын башлый. Урта белемне соңыннан Балтач мәктәбендә кичен укып ала.1937-1938 елның кышында Балтач МТСы каршындагы кыска сроклы тракторчылар хәзерләү курсларын үтә, шул ук колхозда тракторчы булып эшли.

1939 елның көзендә М.Галиев Донбасс шахталарына китә. Бөек Ватан сугышы башлангач фронт линиясе буенча оборона корылмалары төзүдә катнаша. Донбасс төбәге фашистлар тарафыннан оккупацияләнгәч көнчыгышка демобилизацияләнүчеләр белән бергә туган ягына кайта, кабат колхозда эшли башлый.

Бөек Ватан сугышында катнашу үзгәртү

1942 елда М.Галиев Кызыл Армия сафларына алына. Шушы көннән алып 1944 елның башына кадәр ул фронтта. Сталинград, Ворошиловград, Харьков, Запорожье өлкәләрен, күптән түгел үзе эшләп йөргән Донбассны фашистлардан азат итү сугышларында артиллерист буларак катнаша. 1944 елның гыйнварында каты яралана, озак вакыт госпитальләрдә дәваланганнан соң инвалидлык алып туган ягына кайта. Аның сугышчан юлы күп медальләр белән бәяләнә.

Сугыштан соңгы чорда хезмәте үзгәртү

Яраларыннан савыкканнан соң М.Галиев 1947 елга кадәр Дәүләт Куркынычсызлыгы комитетының Балтач бүлегендә хуҗалык эшләрен алып бара. 1948-1952 елларда ул кабат Донбасста—Горловка шахталарында күмер чаба.

1952 елдан соң аның егерме ел гомере халыкка кино хезмәте күрсәтүгә багышлана. Район кино челтәре директоры буларак иң артта калган оешманы республикада иң алдынгылар рәтенә чыгара.

Мактаулы исемнәре һәм дәүләт бүләкләре үзгәртү

Шушы тырышлыгы өчен 1977 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1975 елда М.Галиевкә «СССР кинематографиясе отличнигы» билгесе бирелә. 1973 елда ул Татарстан  АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була.

1973-1978 елларда район типографиясенә уңышлы җитәкчелек итте.

Җәмәгать эшләре үзгәртү

Актив җәмәгать эшлеклесе. Район газетасының актив хәбәрчесе. Болар өстенә М.Галиев  танылган үзешчән шагыйрь. Аның шигырьләренә танылган композиторлар язган җырлар халык арасында популярлык казанды.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006