Мәүлиха Айзатуллина

Мәүлиха Габделнур кызы Айзатуллина - шагыйрә.

Мәүлиха Айзатуллина
Туган телдә исем Мәүлиха Габделнур кызы Айзатуллина
Туган 1947(1947)
ТАССР, Арча районы, Шушмабаш авылы
Һөнәре шигырьләр авторы

Тормыш юлы үзгәртү

Мәүлиха Айзатуллина 1947 елда туган. Ул данлыклы Арча ягыннан, хискә, моңга бай Кырлай янәшәсендәге искиткеч гүзәл табигатьле Шушмабаш авылыннан. Балачагы, үсмер еллары сандугачлар моңын, чишмәләр җырын тыңлап үтә. Арча педучилищесын тәмамлап, Олы Кайбыч мәктәбенә килә. Арчада бөреләнгән гөлгә Кайбыч туфрагы килешкән, күрәсең: чәчәк ату - гаилә кору, читтән торып педагогия институтын тәмамлау, балалар үстерү чорын биредә кичерә.

Буш вакытларында иҗат эше белән шөгыльләнү - яшьлегеннән килгән матур гадәте. Табигать гүзәллеге, туган һәм торган якка тирән мәхәббәт, эчкерсез ярату, сагыну хисләре шигъри юлларга салына. Хисле күңел тирә-яктагы үзгәреш-яңалыкларга, яңарышка битараф була алмый.

Училищеда укыган елларда ук шигырьләр язарга этәргән илһам чишмәсе 30 елдан артык авторны һәм укучыны яңа чыганаклары белән куандыра.

Шигырьләре үзгәртү

  • "Күңелем җыры";
  • "Рәхмәт сезгә";
  • "Җир кешесе" һәм башкалар.

"Җир кешесе" шигыре үзгәртү

Җир кешесе.

Авылыбызның газиз баласы син

Кендек белән аңа береккән.

Туган якка булган мәхәббәтең

Ана сөте белән бирелгән.

Таныш урам, туган туфрак буйлап

Иртә таңнан кырга атлыйсың.

Хуҗалыкта булган барлык эшкә

Үзеңнеке итеп карыйсың.

Үз итәләр сине авылдашлар,

Хөрмәт итә дуслар-кардәшләр.

Гомереңнең истәлеге булып,

Тезелсеннәр яңа төзелешләр.

Кызганмыйча хәләл көчегезне,

Халык өчен хезмәт итегез.

Туып-үскән туган туфрагыңнан

Аерылмасын алда көнегез.

май, 1996 нчы ел

"Рәхмәт сезгә" шигыре үзгәртү

Рәхмәт сезгә.

Нинди рәхәт бу дөньяда яшәү,

Булса синең әгәр бәхетең.

Үзе бәхет түгелме соң җирдә

Ишетәсе кеше рәхмәтен?

март, 1997 нче ел

Чыганак үзгәртү

  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 1 том  А-К. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 2 том  Л-Я. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Кайбычым – куанычым. Төзүче – Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.