МәсәдеТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Мәсәде
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°49'тн, 53°50'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 319 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423753
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Масады

Почта индексы — 423753.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Тарих үзгәртү

Авылга 1927 елда Такталачык авылыннан күченеп килүчеләр нигез сала[3]. Баштагы чорда ТАССРның Минзәлә кантоны Актаныш волостена карый. 1930 елдан Актаныш, 1963 елдан Минзәлә, 1965 елдан Актаныш районы составында. 1930 елда авылда "1 май" колхозы төзелә. 1965 елда ул “Актаныш” терлекчелек совхозы (Татар Ямалысы авылында) составына кертелә. Авыл халкы “Белая” нефть чыгару станциясендә эшли, ит-сөт җитештерү белән шөгыльләнә. 1930нчы елларда башлангыч мәктәп ачыла (1950нче елларда яңа бина төзелә, 1985 елда балалар бакчасы бинасына күчерелә), 2016 елда ябыла. 2007 елда мәктәптә музей оештырыла. 1950нче елларда авылда татар зыялылары (мәсәлән, композитор Җәүдәт Фәйзи) ял итә. Авылда клуб, балалар бакчасы, фельдшерлык-акушерлык пункты бар.

Халык саны (еллар буенча): үзгәртү

1958 ел – 115, 1970 ел – 243, 1979 ел – 205, 1989 ел – 251[3]. Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  2. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  3. 3,0 3,1 Татарская энциклопедия: В 6 т. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2008. – Т. 4. - С. 82. ISBN 978-5-902375-05-0

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия: В 6 т. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2008. – Т. 4. – 768 с. ISBN 978-5-902375-05-0