Мәрьям Гыймалова

Гыймалова Мәрьям Гыйльметдин кызы (22 июнь 1922 ел — 24 июнь 2006 ел) — галим-педагог-методист, әдәбият белгече. Педагогия фәннәре кандидаты (1961). РСФСР (1987) һәм Башкорт АССР (1969) мәктәбенең атказанган укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1967, 1976), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1994).

Мәрьям Гыймалова
Туган 22 июнь 1922(1922-06-22)
Дыван-Мәчетле, Зылатаус өязе, БАССР, РСФСР
Үлгән 24 июнь 2006(2006-06-24) (84 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре тикшеренүче, әдәбият белгече

Биографиясе үзгәртү

Мәрьям Гыйльметдин кызы Гыймалова 1922 елның 22 июнендә Башкорт АССР ы Мәсәгуть кантоны (хәзерге Башкортстан Республикасының Мәчетле районы) Дуван-Мәчетле авылында туган.

Дуван-Мәчетле урта мәктәбен,1953 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый ала.

1949-1958 елларда Уфа каласындагы 9 нчы мәктәптә башкорт теле һәм әдәбиятын укыта. Иң беренчеләрдән булып укучысы Рәми Гариповның күңелендә иҗат чаткысын күреп, аның әдәби сәләтен үстерүгә этәргеч биргән педагог.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Гыйльми эшчәнлеге башкорт әдәбияты белән бәйле. 200‑дән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәт язган. Гыйльми хезмәтләре башлыча башкорт мәктәпләре һәм педагогия училищелары өчен башкорт әдәбияты буенча дәреслекләр авторы.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Изучение родных литератур в национальных школах РСФСР. Л., 1982;
  • Мәктәптә Баязит Бикбай ижатын өйрәнү. Уфа, 1964;
  • VI—VII классларда башкорт язучыларының әсәрләрен өйрәнү. Уфа, 1972;
  • X сыйныф өчен башкорт әдәбиятына методик кулланма. Уфа, 1972;
  • V—XI классларда башкорт әдәбиятын укыту методикасы. Уфа, 1994.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Мелетинский район Республики Башкортостан: энциклопедия / Редкол.: Ю.Ю.Султанов (гл.ред.), Н.Ф.Ахкамова (сост.), Г.К.Бикташева (отв.ред.) и др. — Уфа: Мир печати, 2010. — 284 с.:илл. ISBN 978-5-9613-0148-9

Сылтамалар үзгәртү