Аксубай районы тарихы;Үзенчәлекле шәхесләр;нефть эзләүчеләр;

Валиуллин М.Г.(15.01.1936.)- (30.06.2014) инженер-геолог, үзенчәлекле рәссам,3 китап авторы. Малик Галимҗан улы Валиуллин 1936 елның 15нче гыйнварында Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылында гади крестьян гаиләсендә туа. 1954-1956 елларда Казан техник училищесында укып, бораулау мастеры таныклыгын ала. Хезмәт юлын Мәскәү шәһәренең П\Я 646 нчы номерлы предприятиесендә башлап җибәрә,аннан Красноярск өлкәсе Ангарск шәһәрендә дәвам итттерә.1957-1960 нчы елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә-ил алдында изге бурычын үти. 1960 нчы елдан 1994 нче елга кадәр Әлмәт геологик-эзләнүләр конторасының Аксубайда урнашкан өченче номерлы нефтеразведкасында эшли. Эшләү дәверендә: 1960нчы елда – бораулаучы ярдәмчесе, 1961-1965нче елларда – техник-геолог, 1965-1983нче елларда – инженер оператор геофизик, 1983-1994нче елларда елларда Аксубай нефтеразведкасының өлкән инженеры вазыйфаларын үти. 1968-1971нче елларда читтән торып Саратов БөтенСоюз нефть техникумын кызыл Дипломга тәмамлый. 1984 нче елда Нефть промышленносте министрлыгы Уфа Нефть институтында оештырган инженер-техник хезмәткәрләрнең белемен күтәрү курсларында «Структуралы бораулау » белгечлеге буенча белемен күтәрә.1976нчы елда «Иң яхшы геофизик – оператор » дигән мактаулы исемгә лаек була, аңа “Хезмәт ветераны” медале тапшырыла. Малик Галимҗан улы 1994нче елдан лаеклы ялга чыгып, Аксубай үзәк китапханәсендә эшләп килүче, пенсия яшендәге рәссамнар,каләм тирбәтүчеләрне берләштергән“Илһам ”түгәрәгенә йөри башлый, китаплар күп укый.Үзенең 1500дән артык китаптан торган шәхси китапханәсе була. Малик Галимҗан улы берүк вакытта ,үз нәселенең шәҗәрәсен тирәнтен өйрәнеп нәсел агачын ясый;туган авылының кызыклы тарихына юлыга,архивларда казына торгач 3 китабы басылып чыга: 1. “Татнефть”берләшмәсе Әлмәт геологик эзләнүләр конторасының өченче номерлы Аксубай нефтеразведкасы” (рус телендә)( 300 данә): 2.”Без Бәхтияр оныклары ” ;3. “Кайтам әле яшьлегем сукмакларына”.

      Елның төрле фасылларында табигатьтә булырга ярата,спорт белән шөгыльләнә,агачтан шомартып, бизәкләп төрле өй җиһазлары ясый.Туган як  табигатенең гүзәл мизгелләрен рәсемгә төшереп,пейзажлар, портретлар ясап,аларны дусларына, туганнарына бүләк итә.Ул иҗат иткән картиналарның саны 100дән артык: “ Яңа мәктәп”х/м55х41(2004); “Район мәдәният йорты”х/м55х39(2007);”Көтелмәгән очрашу”х\м83/65(2003);”Урман буасы” х\м119х83(2004);”Пар аккошлар”х/м65х41(2011);”Таныш алан”х\м(2005);” Киса буасы “ х\м 56Х40(2003);”Тимушка буасы х\м 60х40”(2003);” Су буенда балыкчы”/Не клюет”х\м60х40(2005);”Кама елгасы киңлекләрендә”х\м61х40(2004);”Басу капкасы” х\м 83/65(2003);”Урман буасы”х\м 119\83(2004); “Яшьләр үзәге бинасы”х/м 55/39(2004);“Юллар чакыра”х\м 56х42(1964); “Яшенле яңгыр”к/м 50х35(2002);  “Гөмбәче”х\м70х54(2002); “Печән өсте”х\м70х54(2002);”Ат елы”х\м 60\45(2002); “ Геофизиклар килде”х/м 55/40(1963); “Госбанк ”двп 53/39(2005),”Аксубай саклык банкы”к/м 50/35(2002);”Язучы Айдар Хәлимнең  тууына 70 ел тулу уңаеннан”х/м 50/50(2012) һ.б.  Малик Галимҗан улы үзеннән соң  килер буыннарга, якташларына,авылдашларына зур рухи мирас калдырып, 2014нче елның 30 июнендә вафат була.