Мүкчәләр

умырткасыз хайваннар тибы

Мүкчәләр (лат. Ectoprocta, или Bryozoa) — Lophophorata кладасыннан беренчел авызлы умырткасызлар. Колониаль, күбесенчә береккән диңгез хайваннары. Аерым модульләренең зурлыгы 1-2 мм дан артмый, шуышма төрләре 1 м² артык мәйданны били алалар. Колонияләр төрле формаларда була: ташлар, кабырчыклар, суүсемнәр өстендә төерләр, тәңкәләр һәм кабыклар рәвешендә үсәләр, кайберләре куаксыман, агачсыман, җилпәзә сыман булалар. Атамаларыннан аңлашылганча, кайберләренең колонияләре мүкләргә охшаган. Башкаларын гидралар,коралл полиплары һәм суүсемнәр белән бутарга мөмкин.

Мүкчәләр
Халыкара фәнни исем Bryozoa Ehrenb., 1831[1][2]
Әйтелеш
Таксономик ранг тип[3][1][2]
Югарырак таксон Спиральные[d][2]
Шушы чыганакларда тасвирлана Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]
Кайда өйрәнелә bryozoology[d]

 Мүкчәләр Викиҗыентыкта

Биология

үзгәртү

Мүкчәләрнең колониясе күпсанлы микроскопик модульләрдән (зооидлардан) тора, аларның һәркайсы известь, хитин яки койкасыман капчыкка (зооеций, цистид) урнашкан. Цистид аерым түгел, ә полипидның катламнарының дәвамы икәнен аңлау мөһим. Зооеций тишеме аша зооидның алгы өлеше (полипид) чыга, анда капшавычлар таҗы - лофофор белән уратылган авыз тишеме урнаша. Капшавычлардагы керфекчеләр мүкчәнең авызына вак планктон һәм детрит алып килүче су агымын барлыкка китерә.

Мүкчәләр – икенчел куышлыклы хайваннар. Ашкайнату системасы элмәксыман, тышкы яктан лофофор төбендәге аналь ачыклык белән ачыла. Нерв системасы йоткылык яны ганглийлары рәвешендә һәм аннан таралучы нервлардан тора. Кан, сулыш, бүлеп чыгару системалары юк.

Гермафродитлар. Колонияләрнең үсеше җенессез, бөреләнеп үсү хисабына бара. Төче су мүкчәләре шулай ук «эчке бөреләр» – статобластлар барлыкка килү юлы белән дә үрчергә мөмкин, алар исә көзен формалашалар һәм кышлыйлар. Төче су мүкчәләренең колонияләре, нигездә, кыш башланыр алдыннан үләләр. [4]

Классификация

үзгәртү
 
Peronopora
 
Evactinopora radiata Meek & Worthen, 1865 казылма мүкчәләре, Джефферсон графлыгында, Миссури штатында табылганнар. Индианаполис балалар музее коллекциясеннән.

Якынча 5000 төрләре билгеле, шуларның 50 төре төче сулыкларда яши. Россиядә 620 төре очрый[5].

Татарстан территориясендә 3 төре бар.

Сырлы бүрекчә (Cristatella mucedo) суалчансыман колония булып яши, субстратка ныклап берекмәгән, акрын гына шуышырга сәләтле. Колонияләрнең тышчасы желатинлы, койкасыман. Зооидлар суырыла алмый, лофофор дагасыман, статобластлар чәнечкеле һәм ыргаклы түгәрәк формадан тора.

Йомгаксыман мүкчәләрнең (Plumatella fungosa) – кайвакыт бик зур тыгыз көрән төстәге йомгаклар рәвешендәге колонияләре төрле су асты предметларына урнашалар, шул исәптән суүткәргечләрдә билгеле бер зыян салып яшиләр. Көпшәләрнең кутикуласы хитинлашкан, зооидлар цисталар эченә суырылып керә, статобластлар һава камералы һәм тышкы ыргакларсыз.

Шуышма мүкчәләр (P. repens) – ятып үскән тармаклы көпшәләр рәвешендәге колония, субстратка ныклап берегә. Көпшәләрнең кутикуласы хитинлашкан, зооидлар эчкә суырыла ала, статобластлар 2 төрле: утырма түгәрәк һәм озынча вак түгәрәк, нык хитинлы кутикула белән капланган иркен йөзүчеләр.

Мүкчәләр суларның химик токсиннар белән пычрануына бик сизгер.

3 класска бүленәләр:

  • Gymnolaemata - диңгез мүкчәләре.
  • Phylactolaema - төче су формалары.
  • Stenolaemata - диңгез формалары.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Вибракулярии // Большая советская энциклопедия : в 66 т. (65 т. и 1 доп.) / гл. ред. О. Ю. Шмидт. — М. : Советская энциклопедия, 1926—1947.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү