Мүкле күл (Лаеш районы)
Мүкле күл — Татарстан Республикасының Лаеш районындагы күл. Лаеш районының Тамгачы авылыннан 2,7 км көнбатыштарак һәм Титәй авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. [1]
Мүкле күл | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Озынлык | 0,87 km |
Киңлек | 0,215 km |
Вертикаль тирәнлек | 13 метр |
Мәйдан | 10,93 км² |
Күләм | 4 кубический километр |
Мүкле күл Викиҗыентыкта |
География
үзгәртүМүкле күл - чыгышы белән карст катламыннан барлыкка килгән. Эрозия ложбинында Гәбиш авылының көньяк-көнчыгыш читендә урнашкан. Су өслеге катлаулы формада, төньяктан көньякка таба сузылган. Күлнең озынлыгы 870 м, максималь киңлеге 215 м. Көзге мәйданы 10,93 гектар. Уртача тирәнлек 6 м га җитә, максималь тирәнлеге 13 м[2].
Гидрология
үзгәртүКүлнең күләме 400 мең м³ Җир асты сулары белән тулылана. Су төсе саргылт-көрән төстә, җир исе аңкып тора, катылыгы 1 ммоль/л дан кимрәк, минерализациясе 34 мг/л, үтә күренмәлеге 150 см. Суның химик тибы — гидробонатлы кальций.
Хуҗалыкта файдалану
үзгәртүСу терлекләргә су эчерү, рекреация буларак файдаланыла. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.
Лаеш районында Мүкле исемле күлләр өчәү булса да, мондый күл барыбер берәү генә. Күлләр барсы да сулыклар чылбыры белән бәйләнгән, ә аларның карст катламыннан килеп чыгышы гомуми һәм атамасы бер үк.[2]
Чыганаклар
үзгәртүТатарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии.
Искәрмәләр
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртү- Главный редактор Щеповских А. И.. Государственный реестр особо охраняемых природных территорий в Республике Татарстан, издание второе. Кабинет Министров Республики Татарстан. 2010-05-12 тикшерелгән.(үле сылтама)
- Озёра Лаишевского района. әлеге чыганактан 2016-03-09 архивланды. 2021-03-07 тикшерелгән.