Муса Мажитович Чилиев (1955 елның 6 июне, Фрунзе, Кыргыз ССР) — Россия сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, Ингушетия хөкүмәте рәисе (2011—2013), Федерация Советы әгъзасы (2018 елдан 2019 елның сентябренә кадәр).

Муса Чилиев
Туган 6 июнь 1955(1955-06-06) (68 яшь)
Бишкәк, Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте, СССР
Әлма-матер Чечен дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе

 Муса Чилиев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1955 елның 6 июнендә Кыргыз ССРның Фрунзе шәһәрендә (хәзерге Бишкәк) туган[1].

1977 елда Чечен-Ингуш дәүләт университетын тәмамлый, рус теле, ингуш теле һәм әдәбияты укытучысы квалификациясен ала.

Мәктәп укытучысы, аннан мәктәп директоры булып эшли. 1991 елда Мәскәүгә күчеп килә һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый[2].

2004 елда үзенең элекке уку йортында, ул вакытка «Чечен дәүләт университеты» исемен кабул иткән уку йортында югары икътисади белем ала.

Сәяси карьера үзгәртү

2004 елдан — Россия Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгының бер департамент җитәкчесе урынбасары. 2009 елда Ингушетия президенты Юныс-Бәк Евкуров указы белән Ингушетия Республикасы финанс министры һәм Хөкүмәте рәисе урынбасары вазыйфасына билгеләнә, ә 2010 елның 10 мартында хөкүмәт рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[3].

2011 елның 21 мартында Ингушетиянең халык җыены депутатлары чираттан тыш утырышында Чилиевны хөкүмәт рәисе итеп бертавыштан раслыйлар[4] (Юныс-Бәк Евкуровның 2013 елның 19 сентябрендәге 186 номерлы указы белән Ингушетиянең яңа премьер-министры итеп Әбүбәкәр Мальсагов билгеләнә[5]).

2018 елның 9 сентябрендә президент Евкуров (яңа срокка Халык җыены депутатлары тарафыннан сайланган) Муса Чилиевка Федерация Советы әгъзасы — башкарма хакимият вәкиле вәкаләтләре бирелүен игълан итә[6].

2019 елның 26 июнендә президент Владимир Путин Евкуровның отставкасын кабул итә һәм Ингушетия башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Мәхмүд-Али Калиматовны билгели[7].

2019 елның 8 сентябрендә Калиматов Федерация Советында Ингушетия башкарма хакимияте вәкиле итеп Мөхәрбәк Барахоевны билгели. Шулай Чилиевның вәкаләтләре бетә[8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чилиев Муса Мажитович. Избирательная комиссия Республики Ингушетия. әлеге чыганактан 2021-10-28 архивланды. 2018-09-29 тикшерелгән.
  2. Хусейн Таргимов (2018-09-09). Муса Чилиев стал новым сенатором от Ингушетии. gazetaingush.ru. 2018-09-29 тикшерелгән.
  3. Чилиев Муса Мажитович. Кавказский узел (2011-03-30). 2018-09-29 тикшерелгән.
  4. Муса Чилиев утвержден на должность премьер-министра Ингушетии. Regnum (2011-03-21). 2018-09-29 тикшерелгән.
  5. О Председателе Правительства Республики Ингушетия. Указ № 186 от 19 сентября 2013. ingushetia.ru (2013-09-27). 2018-09-29 тикшерелгән.
  6. Сенатором от Ингушетии назначен бывший премьер республики Муса Чилиев. Коммерсантъ (2018-09-09). 2018-09-29 тикшерелгән.
  7. Путин принял отставку Евкурова. Его сменит бывший прокурор. Русская служба Би-би-си (2019-06-26). 2019-09-30 тикшерелгән.
  8. Глава Ингушетии назначил сенатором Мухарбека Барахоева. Коммерсантъ (2019-09-08). 2019-09-30 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү