Мультифункциональ принтер
Мультифункциональ принтер — үзендә email, факс, фотокопия ясаучы җайланма, принтер, сканер җиһазларының кайберәүләренең яки барысының да комбинациясе буларак хезмәт итә алган офис машинасы. Ул өйдә, кече бизнеста, эш кору һәм коммерциядә кулланылырга мөмкин[1].
Мультифункциональ принтер принтер кабеле ярдәмендә компьютерга тоташтырылырга мөмкин яки үзлектән дә эшләргә мөмкин.
Мультифункциональ принтер | |
Мультифункциональ принтер Викиҗыентыкта |
Алдагы тарих
үзгәртүКеше шактый борынгы вакыттан бирле әйберләргә бизәк төшергәндә әзер өлгеләр кулланган булган.
Язу, сурәт чагылдыру өлкәсендә исә Кытайда китап басу ачуын һәм Иоганн Гутенберг хезмәтләрен билгеләп китәргә кирәктер, мөгаен.
Һиндстанда, Кашмирда, Иранда миниатюр иллюстрацияләр ясаганда еш очраган сюжетлар өчен әзер өлгеләр кулланылган булган.
Шулай итеп, кайвакыт өлге һәм кулдан эш комбинациясе кулланылган булган һәм эш тизрәк бара торган булган.
Шул ук вакытта төркиләрдә, мәсәлән, кулдан язу һәм мөһер кую төрле вазыйфа башкаручыларда гасырлар буе дәвам иткән традиция булган. Язма исә берничә телдә була алган. Мөһер бармактагы йөзеккә киелеп йөртелә дә торган булган.
XX—XXI гасырлар
үзгәртүXX гасырда исә башта калька дигән буялган кәгазьдән, фотоаппарат сурәтләре кулланылып, соңыннан «Ксерокс» копия ясау машинасы ясалып, соңыннан мультифункциональ принтер да ясалып офисларда нәшер итү, тану һәм копия ясау операцияләре мөмкин булган. Hewlett&Packard, Canon, Toshiba, NEC, Samsung, Panasonic һәм башка ширкәтләр мультифункциональ принтерлар җитештерә башлаган.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Drucker und Scanner - Besitz im Haushalt in Deutschland 2017 Abgerufen am 23. September 2018.
Сылтамалар
үзгәртү- Multifunction peripheral (MFP) / Techtarget, March 2011
- MULTI-FUNCTIONAL DEVICES / CPNI, MARCH 2011(ингл.)
- The Best All-in-One Printers of 2016 / PCMag, SEPTEMBER 21, 2016(ингл.)