Морт авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан шәхесләр исемлеге

         Ел саен мәктәпкүләм үткәрелә торган фәнни-гамәли конференция, 2020-2021 нче уку елында, илебездә билгеләп үтелә торган иң зур вакыйгага, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.  

       22 нче июнь иртәсендә миллионнарның, шул исәптән безнең Морт авылы халкының тыныч хезмәт еллары Бөек Ватан сугышы башлану белән өзелә.

                                        Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

                                        Соңгы тапкыр кояш балкыды.

                                        Таң атмады бүген, таң атмады,

                                        Алды җирне сугыш ялкыны.

        1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы ... Быел без халкыбызның 1941-1945 нче елларда Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткәнбез икән, бу Җиңүнең бәясе – 27 миллион  кешенең гомере, 1700 шәһәр хәрабәгә әйләнгән, 10 мең авыл җир белән тигезләнгән.  Бу саннар артында җансыз әйберләр түгел, ә тере кешеләр.

         Бөек Ватан сугышына Морт авылыннан 515 кеше киткән. Шуларның 254е яу кырында ятып калган. Сугышның кара канаты һәр өйгә диярлек кагылып узган. Сугышчылар истәлегенә авылыбызда һәйкәл салынган. Аларның исемнәре шушы һәйкәлгә уелган. Сугышка киткән авылдашларыбызның 261е туган авылыбызга исән-сау  әйләнеп кайткан. Ләкин бүгенге көндә авылыбызда бер генә сугыш ветераны. Ул Гарипов Багданур абый.

         Бу чыгышка һәр укучы, һәр укытучы үзенең өлешен кертергә тырышты. Чыгышлар ике көнгә бүленде. Беренче көнне башлангыч сыйныф укучылары булса, икенче көнне урта сыйныф укучылары иде. Конференцияне мәктәбебезнең директоры, тарих укытучысы Һадиев Фәнил Васыйл улы башлап җибәрде. Ул  сугышта балаларның эшләгән эшләре, күрсәткән батырлыклары,  авылыбызда яшәгән Ленинград балалары турында сөйләде.  Беренче булып укучыларны, аякларына чабата кигән өченче сыйныф укучылары, Хуҗин Салават һәм Шайгалләмова Ландыш, “Чабата гына димәгез...” дип аталган эзләнү эшләре белән таныштырдылар.  Салават карт бабасы, Хуҗин Нәҗип Хуҗа улының ялкынлы сугыш еллары, авыр тормыш юллары, аннан калган чабата турында сөйләде. Ландыш чабата турында табышмаклар, мәкалләр,шигырьләр, җырлар барлыгын исбатлап күрсәтте. Аларның чыгышы “Чабата, тула оек” җырына куелган бию белән тәмамланды. (Укытучылары Гайнанова Р.М.).

          2 сыйныф укучыларының, Гыйльмуллина Алинә, Иванов Тимофей, Мортазин Эдем, чыгышлары “Без хәтерлибез һәм горурланабыз”.  Алинә үзенең карт бабасы, Әхәт абый турында сөйләп бирде.   (Укытучылары Закирова Ә.Ә)

         4 сыйныф укучысы Михайлов Әдел “Сугыш вакытындагы техника” турында сөйләде. (Укытучысы Муратова Л.Ә).

        5 сыйныф укучылары герой-пионерлар, аларның кылган батырлыклары турында сөйләделәр. (Укытучылары Гайфетдинов Г.Ә).

        6 сыйныф укучылары  Бөек Ватан сугышында катнашкан театр һәм кино актерлары турында эчтәлекле һәм тулы мәгълүмат бирделәр. (Укытучылары Смехова С.М.)

        7 сыйныф укучылары Юнысова Зәмилә һәм Хафизова Ильвина Шәрифуллин Хөсәен абый турында сөйләделәр.  Хөсәен Шәрифуллинның “Сталинград оборонасы өчен” медале үзе бер тарих. Сталинградны саклаганда ул хезмәт иткән бер төркем солдатлар Идел аша кичәргә тиеш була. Дошман пулясы астында көймәләргә төялеп юлга кузгалалар. Янәшәдә генә йөзгән көймә, бомба эләгеп, су астына китә, анда Хөсәеннең якташлары да була. Аннан Сталинград урамнарында сугышлар дәвам итә. Самолеттан ташлап киткән азык-төлекне дә алып булмый: снайпер чүкеп кенә тора. Менә шулай кайчандыр хуҗалар чыгарып түккән бәрәңге кабыклары, элмә кайрылары ашап, алты ай сугыша алар. Оборонаны өзеп чыккач, сакал-мыек баскан, йончыган солдатларны медаль белән бүләклиләр. Аннан тагын сугыш, тагын атака. Дошман пулясы Хөсәеннең күкрәгенә төбәлә. Әмма яңа гына таккан медаль аның гомерен саклап кала. Пуля тишкән медаль бүген мәктәп музеенда саклана. (Укытучылары Нуриәхмәтов Д.Ш)

      8 сыйныф укучысы Сафина Ильвина фронтовик һәм укытучы Ганиев Гариф Гани улы турында чыгыш ясады. Гариф абый сугыштан туган авылына кайта. 1958-елда аны Морт урта мәктәбенә хезмәт дәресләрен укытырга чакыралар. Ул мәктәп остаханәсендә балаларны 30 ел буе үзенең һөнәренең серләренә өйрәтә. Мәктәпнең хезмәтне оештыру мастерскоен тәртипкә сала, төрле җиһазлар, кораллар булдыра. Морт мәктәбендә укыган  балалар агач һәм тимер эшләренә оста өйрәнәләр. Чөнки Гариф  абый – үз эшенең чын остазы була, һәрнәрсәне җиренә җиткереп үти, укучылардан да шуны таләп итә. Ул, икенче группа Ватан сугышы инвалиды булуына карамастан, яраткан эшен, укучыларын һәм мәктәбен ташламый. Хезмәтеннән тәм һәм ямь таба, бөтен авыруларын онытып, укучыларны намуслы хезмәт күнекмәләренә өйрәтә. Укучылар белән район ярышларында беренчелекне бирми, бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнә Гариф абый. (Укытучысы Әхмәтҗанова Р.Г.)

        9 сыйныф кызлары Фазлеева Гөлназ һәм Шакирова Диана инглиз телендә  безнең илебездә Җиңү көнен ничек бәйрәм итү турында чыгыш ясадылар. (Укытучылары Гобайдуллина З.Н.)

        5 сыйныф укучысы Сергеев Вячеслав “Оста куллар”түгәрәгендә, ветераннар өчен, үз куллары белән  ясаган бүләкләрен күрсәтте. (Укытучысы Гобайдуллин Ф.Г.)

        Шушындый эчтәлекле, мәгънәле чыгышлар укучыларда Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында     алган белемнәрен тирәнәйтергә, туган төбәгебезнең сугыш һәм хезмәт батырларын, аларның батырлыкларын онытмаска ярдәм итә. Яшь буында ватанпарвәрлек хисләре, Бөек Ватан сугышы геройларына, ветераннарга, тыл батырларына хөрмәт һәм ихтирам тәрбияли.

      Әйе, һәр туган яңа көн, бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен без, иң элек гүзәл тормышларын биргән каһарманнарга, сугыштан исән-сау кайтып хезмәт иткән тыл батырларына мәңгелек бурычлы. Алар алдында баш исәк тә, чәчәкләр бүләк итсәк тә, алтыннан һәйкәл куйсак та аз булыр кебек. Кадерлик, онытмыйк аларны, баш иик аларга. Без аларга мәңгелек бурычлы. Кабат сугыш афәтен күрмәсәк иде, илләр тыныч , күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!

Чыганак: Алабуга нуры газетасы. №86. 20.11.2020 ел.