Мортаза Мөлеков һәм Мөлековлар нәселе —сәүдәгәрләр, сәнәгатьчеләр династиясе.

Мөлековлар нәселе үзгәртү

Унтугызынчы йөз ахыры-егерменче гасыр башында Балтачта уңышлы  эшләгән эшмәкәрләр һәм сәнәгатьчеләр арасында Мөлековлар—Мортаза Мостафа улы, Шәйхетдин Мостафа улы, Нәҗип Мостафа улы, Әлтәф Мостафа улы,  Латыйф Мостафа улы аеруча күренекле урын алып торалар. Алар бакалея, мануфактура белән сату итү белән беррәттән Казан арты төбәгендә заманы өчен эре предприятиеләр тотканнар, тегермәннәр эшләткәннәр, зур җир биләмәләренә ия булганнар.

Мортаза бай төрында үзгәртү

Боларның да арасында иң эре һәм данлыклысы—Мортаза бай. Мортаза Мөлековның Балтачта зур  киез һәм фетр итек басу фабрикасы булган, анда кырыктан артык кеше эшләгән. Ак йоннан басылган көяз, бизәкле итекләр чит ил сәнәгать күргәзмәләрендә медальләр яулаган. Аларның  ялтыравыклы этикеткалары Чепьядагы Халыклар Дуслыгы музеенда әле дә саклана. Мортаза бай итекләре Казан, Мәкәрҗә (Түбән Новгород), Минзәлә, Уфа, Сембер, Эрбет һәм башка күп ярминкәләрдә көтеп алынган һәм уңышлы сатылган. Бер Карадуган авылындагы бакалея кибете генә дә мең сумлык еллык товар әйләнеше биргән. Соңыннан бу кибеткә Мортаза байның улы Габделхәй хуҗа булган. Мортаза бай төзеткән йортлар әле дә исән һәм алардан  Балтачтагы төрле оешмалар файдаланалар.

Совет власте урнашкач Мортаза Мөлеков эзәрлекләүләргә дучар була. 1929 елда Татарстан АССР Югары суды аны үлем җәзасына хөкем итә. Ул 1918 елда Совет власте вәкиленә каршы җинаять эшләүдә гаепләнә. Монда Балтач авылы аша узганда үтерелгән янәсе Кызыл Армия комиссарының үтерелү очрагы күздә тотыла. М.Мөлеков кичерүне сорап М.И.Калининга мөрәҗәгать итә һәм ату җәзасының  Себер лагерьларына сөрү белән алыштырылуына ирешә. Ул бер гаепсез шунда вафат була. Аның соңгы көннәренең шаһите булган кешеләр ачлыктан шешенеп үлүен сөйлиләр. Үзе кулга алынгач  аның гаиләсен туган йортларыннан куып чыгаралар. Хатыны балалары белән (ә аларның кечесе ул чорда әле 40 көнлек кенә була) берәүнең мунчасында яшәп көн күрергә мәҗбүр була.

Мортаза байны белгән өлкәннәрнең хәтирәләре белән танышканда ирексездән шуңа игътибар итәсең—һәрберсе аның кеше буларак өч сыйфатын саный: хезмәт сөючәнлек, кешеләргә ярдәмчеллек, кырыслык.

Кайбер искәрмәләр үзгәртү

Монда шуны искәртү урынлы—Балтачта унтугызынчы йөзнең икенче яртысында Мостафа Мөлековлар гаиләсе икәү булган: Фаизә Садыйковага өйләнеп яшәүче 1835 елда туган Мостафа Мөлеков һәм Гайшә Сабитовага өйләнеп яшәүче 1837 елда туган Мостафа Мөлеков. Югарыда телгә алынган биш Мостафа улы Мөлековның барысы да бертуганмы, әллә төрлесе төрле Мостафа улларымы, алай булса кайсысы кайсы Мостафаныкы икәнлеген архив материаллары нигезендә аныклап булмый. Әмма шунысы бәхәссез—аларның һәрберсе халкыбызның булдыклы, эшлекле уллары булганнар.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006