Момир Илич (серб. Момир Илић / Momir Ilić; 1981 елның 22 декабре, Аранджеловац) — серб гандболчысы, Маҗарстанның «Веспрем» клубының һәм Сербия җыелмасының сул як сакчысы.

Момир Илич
Туган 22 декабрь 1981(1981-12-22)[1] (42 яшь)
Аранҗеловатс, Шумадия и Поморавье[d], Сербия Социалистик Республикасы, Югославия Социалистик Федератив Республикасы
Ватандашлыгы  Сербия
Һөнәре култупчысы
Спорт такымы әгъзасы RK Gorenje[d], VfL Gummersbach[d] һәм Киль[d]

 Момир Илич Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Клубларда үзгәртү

 
2017 елда

Югославиянең гандбол мәктәбендә тәрбияләнүче, карьера башлангычында Югославиянең төрле клублары өчен чыгыш ясый. 2004 елдан 2006 елга кадәр Словениянең «Горенье» клубы өчен Илич-Кавтичник-Зрнич триосы составында чыгыш ясый, 2006 елдан алып 2013 елга кадәр Алмания чемпионатында «Гуммерсбах» һәм «Киль» командалары өчен уйный. «Киль» «Гуммерсбах»ка 500 мең евро күләмендә штраф түләмичә, Иличны сатып ала һәм уенчы белән 4 еллык контрактка кул куя[2]. «Киль» составында Момир 2010 һәм 2012 елларда Чемпионнар лигасын, шулай ук 2010, 2012 һәм 2013 елларда чемпион титулын ота. 2013/2014 сезонда ул «Веспрем» өчен чыгыш ясый[3].

Момир Илич чыгыш ясаган клублар:

  • 2001 елдан: «Самот» (Аранджеловац)
  • 2001—2002:  «Колубара-Лазаревац»
  • 2002—2004:  «Фиделинка» (Суботица)
  • 2004—2006:  «Горенье» (Веленье)
  • 2006—2009:  «Гуммерсбах»
  • 2009—2013:  «Киль»
  • 2013—2019:  «Веспрем» ГК

Җыелма командада үзгәртү

Момир Илич җыелма команда составында 114 матч уйный һәм 361 гол кертә. 2012 елда Лондонда узган Олимпия уеннарында катнашучы[4], 2012 елгы Европа чемпионатының көмеш призёры һәм иң кыйммәтле уенчысы.

Шәхси тормыш үзгәртү

Белеме буенча электрик. Өйләнгән, хатынының исеме Майя.

Казанышлар үзгәртү

Клубларда үзгәртү

  • Сербия һәм Черногория чемпионатларының иң яхшы бомбардиры
  • Словения Вице-чемпионы: 2004/2005 һәм 2005/2006
  • ЕГФ Кубогы җиңүчесе: 2008/2009
  • Чемпионнар лигасы җиңүчесе: 2009/2010 һәм 2011/2012
  • Алмания чемпионы: 2010, 2012 һәм 2013
  • Алмания Суперкубогы җиңүчесе: 2011 һәм 2012
  • Клуб дөнья чемпионаты җиңүчесе: 2011

Җыелма командада үзгәртү

  • Европа Вице-чемпионы: 2012
  • 2012 елгы Европа чемпионатының MVP

Бундеслигада чыгышлар статистикасы үзгәртү

Сезон Клуб Лига Уеннар Голлар Пенальтидан голлар Уендагы голлар
2006/07 Гуммерсбах Бундеслига 32 199 36 163
2007/08 Гуммерсбах Бундеслига 33 198 54 144
2008/09 Гуммерсбах Бундеслига 33 233 61 172
2009/10 Киль Бундеслига 32 180 76 104
2010/11 Киль Бундеслига 33 177 86 91
2011/12 Киль Бундеслига 34 183 93 90
2012/13 Киль Бундеслига 34 103 23 80
2006–2013 Барлыгы Бундеслига 231 1273 429 844

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү