Молекуляр биология
Молекуляр биология — табигать белеменең күзәнәктән түбән, молекуляр һәм атом дәрәҗәләрендә тереклек күренешләренең химик һәм физик нигезләрен өйрәнә торган фән.
Молекуляр биология | |
Өйрәнелгән тармак | молекула |
---|---|
Нинди вики-проектка керә | Проект:Цитология[d] |
Молекуляр биология Викиҗыентыкта |
Молекуляр биология биология, органик химия, биохимия, биофизика, микробиология, цитология, генетика, молекуляр генетика, молекуляр физика, полимерларның физик химиясе, кибернетика кебек фәннәр белән бәйле һәм әлеге фәннәрнең методларын киң файдалана. 1960—1970 елларда молекуляр биологиядәге тикшеренүләрнең төп юнәлешләре күзәнәктә нуклеин кислоталарының (ДНК, РНК) һәм аксымнарның структурасын, функцияләрен һәм биосинтезы механизмнарын өйрәнү белән бәйле булды. Нуклеин кислоталары макромолекулаларының генетик информацияне йөртүчеләр һәм тапшыручылар буларак ролен ачыклаудагы уңышлар, генетик кодны ачу, ДНКның ике спиральле репликациясе һәм күзәнәктә генетик информацияне күчерү принципларын ачу тере материянең бик тә мөһим үзлекләренең молекуляр механизмнарын — нәселдәнлек һәм үзгәрүчәнлеген ачу мөмкинлеген бирде. Аксымнар биосинтезы процессын өйрәнүдә, күзәнәк метаболизмын көйләүче ферментлар һәм генетик структураларның тәэсир итү механизмын өйрәнүдә, шулай ук күзәнәкне тәшкил итүче элементларның (тышча, цитоплазматик мембрана, митохондрия, рибосома, хромосома аппараты һ. б.) һәм вирусларның катлаулы структураларын, функцияләрен ачыклауда да молекуляр биологиянең казанышлары шактый зур.
Чыганаклар
үзгәртү- Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.