Мнемоси́на, Мнемозина (бор. грекча Μνημοσύνη) — борынгы грек мифологиясендә[1] хәтер төшенчәсен гәүдәләндерүче алиһә, Уран белән Гея кызы (башка фаразлар да бар), титанида. Бу шулай ук аскы дөньядагы елга исеме дә.

Данте Габриэль Россетти «Мнемозина» (1881)

Зевстан туган  Музыаларның (Евтерпа, Клио, Талия, Мельпомена, Терпсихора, Эрато, Полигимния, Урания, Каллиопаның) анасы. Зевс аны көтүче кыяфәтенә кереп дәртләндергән. Зевс аның белән бергә ятакта тугыз төн үткәргән, Музаларны ул Пиерия[2] шәһәрендә тапкан. Аны "Элевфера биеклекләре (Һесиод буенча) патшабикәсе" дип тә атыйлар.

Борынгы грек язучысы һәм географы Павсаний мәгълүматы буенча, Лейбадеядагы (Беотия өлкәсендә) Трофония мәгарәсе янында ике чишмә булган: Лета (оныту) и Мнемосина (хәтерләү).

Хәтерне гәүдәләндерүче Мнемосина — Кронос белән Океаносның сеңелесе. Ул тәгаен белү сәләтенә ия: Һесиод буенча, ул "элек һәм хәзер булганның, киләчәктә ни булачагын барысын да белә. Шагыйрь музалар тарафыннан илһамландырылганда мәгълүматны Мнемосинаның хәтер чыганагыннан ала; димәк, ул бөтен башлангычларны танып белү сәләтенә ия була.

Ул фикер йөртү ысулларфын ачкан һәм бар нәрсәгә исем-атама бирү тәртибен урнаштырган. LXXVII (77 нче) орфик гимн аңа багышланган.

1859 елда ачылган Мнемозина астероиды Мнемосина хөрмәтенә аталган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Дөнья халыклары мифлары. М., 1991-92. В 2 т. Т.2. Б.161
  2. Гесиод. Теогония 53-62; Нонн Панополитан.