Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 30 май 1830(1830-05-30)
Туу урыны Иске Оскол өязе[d], Курск гөбернәсе, Россия империясе
Үлем датасы 1898
Үлем урыны Кырым, Россия империясе
Һөнәр төре уйлап табучы
Әлма-матер Курская мужская гимназия[d]

Алисов Михаил Иванович (30 май 1830 ел, Панки авылы, Курск губернасы[1] — 1898, Кырым) — полиграфия өлкәсендә рус уйлап табучысы, җыю-язу машинасын һәм гектографты уйлап булдыручы[2].

Биографиясе

үзгәртү
 
Алисовның «Скоропечатник» машинкасы

1830 елдың 30 майында [3] Курск губернасы Старооскольский өязенең Панки авылында[1] дворян гаиләсендә туган.

Курск гимназиясен тәмамлаганнан соң, Харьков университетының физика-математика факультетын тәмамлый.

Киләсе елларда уйлап табу белән шөгыльләнә, 1869 елда күбәйтүче (множительный) аппаратның конструкциясен (гектограф) төзей, аны «Полиграфия» дип атай[4]. Аппарат бик гади була һәм рус революционерлары анда прокламацияләрен күбәйтеп чыгара.

1870 елда ул «Скоропечатник» дип аталган беренче Россия җыю (наборный) машинасын уйлап чыгара. Беренче тапкыр бу машина 1873 елда Венада, бөтендөнья күргәзмәсендә күрсәтелә, әммә тик 1876 елда гына Россиядә уйлап табу патентын ала. Киләсе бөтендөнья күргәзмәләрендә АКШ (Филадельфия, 1876) һәм Франциядә (Париж, 1878) «Скоропечатник» дөнья полиграфчыларының иң яхшы басасын ала һәм медальга лаек була. Алисовка Рус император техник җәмгыяте дә уйлап табуы өчен медаль бирә. Шулай ук Михаил Иванович 1879 елда тексларны, сүрәтләрне, сызмаларны махсус кара һәм кәгазьләр ярдәмендә күбәйтүче полиграфия дип аталган кулланмага Россиядә патент ала.

Күбәйтүче (множительный) «Полиграфия» аппаратының сүрәтләнеше язылган брошюра 1870 елда ук цензураны үтә һәм 20 000 данә тираж белән басылып чыга,  аларны Алисов 1878 елда Париж күргәзмәсе ачылыр алдыннан халыкка тарата; моның белән немец эшмәкәрләре Квайсер һәм Гусак файдалана, Алисов уйлап тапкан  аппаратны 1879 елда үз исеменә патентлайдар[5]

М. И. Алисов 1898 елда Кырымда, Ялта янында вафат була. Коллеж сәркәтибе чинында була.

Уйлап табулары

үзгәртү
  • «Скоропечатник». Россия привилегиясе. № 1836 от 15 октября 1876.
  • «Полиграфей дип аталган, аның өчен аерым әзерләнгән кара һәм кәгазь ярдәмендә текстны, рәсемнәрне, сызымнарны һ. б. күбәйтү ысулы». 1879 елның 20 июне, № 2207 Россия привилегиясе.

Бүләкләре

үзгәртү
  • Рус техник җәмгыйәтенең медалье.

Губкин шәһәре һәм Губкин районы җирле үзидарә башлыгы А. А. Кретовның 2001 елның 28 декабрендәге 278-р номерлы күрсәтмәсе белән уйлап табучы Алисовның исеме Раевский урамыннан Тёплый Колодезь авылы юнәлешендә урнашкан урамга бирелә.

Әдәбият

үзгәртү
  • Полиграфия или новый способ размножения текста, рисунков, чертежей и проч., изобретенный М. И. Алисовым, СПБ, 1879; Пишущая машина. С приложением описания машины, СПБ. 1878.
  • Буринский. Пишущая машина г. Алисова, «Всемирная иллюстрация», 1878, № 484;
  • Объяснительная записка к «Скоропечатнику» М. И. Алисова, СПБ, 1874 (гектографированное издание);
  • Виноградов Г. А., Наборные машины русских изобретателей, М., 1949.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Ныне — в Губкинском городском округе[[Категория:Губкинском городском округе туганнар ]], Белгородская область, Россия.
  2. Гойзман Ш. Р. (2004-06-29). Михаил Иванович Алисов — изобретатель наборной машины. сайт «Курск дореволюционный». 2015-02-18 тикшерелгән.
  3. По другим данным — в 1832 году. См.: Annual bibliography of the history of the printed book and libraries.анг--> — Vol. 29. — P. 100.
  4. Алисов Михаил Иванович. әлеге чыганактан 2015-02-14 архивланды. 2020-08-31 тикшерелгән.
  5. Статья в Большой советской энциклопедии

Сылтамалар

үзгәртү