Мисыр теле – борынгы мисырлыларның теле. Безнең эраның 5 гасырыннынан сөйләнелми (үле тел). Семит-хамит телләренә керә. Борынгы, урта, яңа һәм соң Мисыр теленә бүленә. Мисыр теле (безнең эрага кадәр якынча 3-енче меңьеллык) – архаик борынгы патшалык язу истәлекләренең теле. Урта Мисыр теле (безнең эрага кадәр якынча 22–16-ынчы гасырлар) әдәби тел үрнәге булып, күренекле әсәрләре язылган; морфологик, синтаксик, орфографик тотрыклы формага ия булган. Безнең заманга кадәр 16–8 гасырларны колачлаган яңа Мисыр телендә эш кәгазьләре, рәсми документлар, күркәм әсәрләр язылып, классик тел дип аталып, шул замандагы үсеш алган тел булган: фигыльнең ясалуы ярдәмче фигыльләр аша бирелеп, артикль пәйда булган, сүз ахырында авазның төшерелеп әйтелеше фонетикасын нык үзгәрткән. Безнең эрага кадәр 8-енче – безнең эраның 5-енче гасырына кадәр соң Мисыр теле туры килә. Бу вакытта текстлар илнең сөйләм теле ярдәмендә язылган. Мисыр теленең соңгы үсеш баскычы – Мисырның христианлашкан яшәүчеләре сөйләшкән копт теле. Бу тел безнең заманның 3–4-гасырында пәйда булып, 17-гасырга кадәр (гарәп теленә күчешкә кадәр) кулланылган. Соңрак литургия теле буларак кулланылган булган. Мисыр теле ахырга кадәр өйрәнелмәгән. Аның фонетикасын өйрәнү бик катлаулы, чөнки сузык авазларын тану катлаулы булып тора. Мисыр теле иероглифларын Франция галиме Жан-Франсуа Шампольон өйрәнеп тануга ирешкән.

Иероглифлар.

Кулланылган әдәбият

үзгәртү
  • “Кыргызстан” Улуттук энциклопедия: 1-том. Башкы ред. Асанов Ү. А., Б.: Мамлекеттик тил жана энциклопедия борбору, 2006. ISBN 9967-14-046-1