Микроспороидаль кератит
Патогенез
үзгәртүМикроспоридия — Microspora spp. оппортунистик патогены булган облигатлы күзәнәк эчендәге спора ясаучы садә. Спора үзенең үзенчәлекле поляр көпшә формасы өчен хуҗа күзәнәгенә үтеп кергәч, инфекция барлыкка килә. БИДС таралуга кадәр микроспоридия кешедә сирәк чир тудыргычы иде.
Гомуми инфекциянең иң еш күренеше — энтерит, ешрак кератоконъюнктивит кебек офтальмологик күренешләре бар.
Ачыклау
үзгәртү1. Билгеләре
• Ике яклы хроник таралган нокталы эпителиаль кератит (рәс. 9.21а).
• Әкренләп көчәюче тирән стромаль кератит (рәс. 9.21б) кайчакта иммунокомпетент авыруларда була ала.
• Склерокератит һәм эндофтальмит (сирәк).
2. Биопсия һәм гистология үзенчәлекле споралар һәм күзәнәк эчендәге паразитлар ачыклыйлар.
Дәвалау
үзгәртү1. Эпителий патологиясен медикаментоз терапия: урынлы фумагиллин билгеләү. БИДС-да югары актив антиретровируслы терапия (ЮААРТ) нәтиҗәле була ала. Стромаль зарарлануда комбинация кулланалар: урынлы фумагиллин һәм эчкә альбендазол 400 мг көн саен 2 атна дәвамында, икенче курс — 2 атнадан соң. Авырулар гепатотоксинлык куркынычлыгы өчен күзәтү астында булырга тиеш.
2. Кератопластика күрсәтелә ала, әмма чир рецидивында трансплантатның перифериясе зарарланырга мөмкин; калган тукыманың криотерапиясе бу куркынычлыкны киметергә мөмкин.
Чыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.