Менингококклы конъюнктивит

Менингококклы конъюнктивит бик еш балаларда очрый һәм бик сирәк — олыларда. Менингококклы конъюнктивит беренчел яки икенчел була ала. Якынча 35% халык симптомсыз N. meningitidis таратучысы булып тора.

1. Беренчелконъюнктивит түбәндәгечә чагыла ала.

• Инвазив булмаган чир.

• Системалы симптоматика белән инвазив чир (бизгәк, септицемия һәм минингит) 10-15% очракта үлем очрагы белән тәмамлана. Инвазив чир үсеше куркынычлыгы үз вакытында профилактик антибиотик белән дәвалау булмаганда 10-20 тапкыр арта.

2. Икенчел конъюнктивит күзне ахыргы септицемия фазаларында зарарлый ала, ләкин бу сирәк була.

Ачыклау

үзгәртү

• Кискен конъюнктивит субконъюнктиваль геморрагияләр (рәс. 8. 6) һәм колак тирәсе лимфа төерләре зураю белән бара ала.

• 30% очракта кератит үсеш ала, ул җәрәхәтләнү һәм тишелүгә китерә ала.

Дәвалау

үзгәртү

1. Урынлы пенициллин яки цефотаксим тамызу.

2. Системалы профилактиканы менингит үсеше куркынычлыгын киметү өчен үткәрәләр.

• Конъюнктивит белән авыруларга эчкә ципрофлоксацин 750 мг бер вакытта; альтернатива буларак — мускул эченә цефтриаксон 250 мг яки цефотаксим 500 мг билгелиләр.

• Инвазив чир белән турыдан-туры авыру тирәсендәгеләр профилактик дәвалау сыйфатында эченә ципрофлоксацин 500 мг бер вакытта алырга тиеш. Бу чара беренчел конъюнктивит белән авыруларга таләп ителми.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.