Медейна, яки Медейне (еш кына Жворуна белән бутыйлар) — урман, агачлар һәм хайваннар Алиһәсе, литва мифологиясенең иң төп Илаһларының берсе.
Беренче тапкыр XIII гасырта Ипатьев елъязмасында телгә алына. Король Миндовг гыйбадәт кылган Илаһлар исемлегендә бар. Малала хроникасында Медейна белән беррәттән Жворуна да телгә алына. XV гасырда поляк тарихчысы Ян Длугош Медейнаны Рим Дианасы белән чагыштыра. Шулай ук аны Даукша Микалоюс, Ян Ласицкий, Быховец хроникасында телгә алалар[1]. Альгирдас Юлиус Греймас фикеренчә, Медейна ялгыз, хисле, чибәр, әмма кияүгә чыгарга теләмәгән кыз, сунарчы яки бүре анасы (Вилкмерге — яшь бүре анасы) булып күренә.
«Куян эзләре» дип исемләнгән кайсыбер изге ташлар Медейна культы урыны булган дип санала[2].
Литва чукындырылгандан соң Медейна культы җайлап юкка чыга, аның статусы урманнар рухы Лауманың статусы белән тигезләнә[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Norbertas Vėlius. Baltų religijos ir mitologijos šaltiniai. I t. — Mokslo ir enciklopedijų leidykla, 1996.
  2. New outlook for Žvėrūna-Medeina 2011 елның 13 март көнендә архивланган.
  3. Medeina. Tarybų Lietuvos enciklopedija, T. 3 (Masaitis-Simno). V.: Vyriausioji enciklopedijų redakcija, 1987., 32 psl.