Маһабад (пәйгамбәр)
Маһабад (Фарсы телендә: مهاباد Mahābād) Зәрдөштлеккә кадәр пәйгамбәр яки ярым-Ходай дип ышаныла.[1] Аны шулай ук Азар Һушанг яки Хикмәт Уты дип йөртәләр. Кайбер традицияләрдә, ул беренче кеше дип ышаныла. Ул дүрт кеше төркемен инициацияләгән, алар Һинд динендә кебек, Бирман, Чатри, Баилар һәм Судра.
17-нче гасыр тексты Дабестан-э Мазаһебның 3-енче секциясе Язданилыларга (шулай ук Саһи Кеш яки Сипаси дип йөртеләләр) багышланган, алар Маһабадны пәйгамбәрләрнең иң олы пәйгамбәр һәм бөтен кеше расасының борынгы бабасы дип караган. Дабестанда кыскача Язданилыларның ышанулары тасвирлана һәм Маһабадның законнар системасы Паиман-и Фарһанг (Камил Килешү) тасвирлана.
16-нчы яки 17-нче гасырда Зәрдөштлек мистигы Азар Кайван язган текст Дасатир-и-Асмани буенча ул иртәрәк вакыт циклында, (Гайомардка кадәр) яшәгән һәм уналты дәвам итүче пәйгамбәрнең беренчесе булган. Бу пәйгамбәрләрнең унөченчесе Зәрдөшт булган һәм соңгысы Дасатирның фараз ителгән авторы Сасан V булган.