Әбү Бәкер Кәләви — һөнәрмәнд, 1365-1366 елларда мугыл баскынчыларына каршы Сәмәркандта күтәрелгән сәрбәдарлар күтәрелеше җитәкчеләреннән берсе. Күтәрелеш Мугылстан ханы Ильясхуҗа 1365-1366 елларда Мавараэннәһергә һөҗүм иткән дәвердә башланган. Күтәрелеш җитәкчесләре Мәүланәзадә һәм Әбү Бәкер Кәләви, Сәмәрканд әмире качып киткәч, шәһәр саклануын үз кулларына алып, фәкыйрләрне коралландырганнар һәм мугылларның һөҗүмен кире кайтарганнар. Шуннан соң сәрбәдарларның турыдан-туры катнашында шәһәр байларын талау башланган. Әмир Хөсәен Сәмәркандка яу чабып, сәрбәдарлар җитәкчеләрен үлем җәзасына хөкем иткән.

Әбү Бәкер Кәләви
Үлгән 1366
Һөнәре хәрби хезмәткәр