Хаумеа (кәрлә планета)

Хаумеа (136108, һав. Haumea, символы: 🝻)[1]кәрлә планета, плутоид, Нептун арты объекты. Плутон зурлыгына якын зурлыкка, бик сузылган формага ия. Үз күчәре тирәсендә әйләнү вакыты - 4 сәг. Аның 18 һәм 49 тәүлек әйләнә периодлы ике иярчене бар. Планетага Һавайи ундырышлылык һәм бала тудыру Хаумеа санәме исеме буенча исеме кушалар.

Хаумеа 🝻

Хаумеа иярченнәр белән
Максималь ераклык 43,335 а. б.
Минималь ераклык 35,164 а. б.
Радиус 1960×1518×996 км (~1400 км)
Тыгызлык 3 г/см³
Тәүлек озынлыгы 4 сәг
Ел озынлыгы 285 ел
Иярченнәр 2

Зур иярченнең (Хииака) диаметры 350 км тәшкил итә, әйләнеш периоды — 48,9 тәүлек, орбита радиусы — 49,9 мең км. Кече иярчен (Намака) беренчесеннән ике тапкыр кечерәгрәк, Хаумеа тирәсендә 18 тәүлекле период белән әйләнә, орбитасының зур ярымкүчәре 25,6 мең км тигез.


  1. JPL/NASA (2015-04-22). What is a Dwarf Planet?.