Фёдор Вербицкий, Фёдор Василий улы Вербицкий (18811971) — Россия бактериологы һәм галиме, медицина докторы (1907), профессор (1911).

Фёдор Вербицкий
Туган 21 апрель 1881(1881-04-21)
Тиница[d], Конотопский уезд[d], Чернигов губернасы, Россия империясе
Үлгән 1971
Буэнос-Айрес, Аргентина
Әлма-матер Император тыйб-хирургия академиясе[d]
Һөнәре укытучы
Эш бирүче Император тыйб-хирургия академиясе[d]
Эш урыны: Император тыйб-хирургия академиясе[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1881 елның 9 апрелендә (яңа стиль буенча 21 апрель)[1], Чернигов өлкәсенең Тиница авылында, хәзерге Украина Чернигов өлкәсенең Бахмацкий районында руханилар гаиләсендә туган. Аның әнисе ягыннан картәтисе — Георгий Эрмолаевич Рейн, Россия табибы һәм җәмәгать эшлеклесе.

1899 елда Чернигов классик гимназиясен һәм 1904 елда Санкт-Петербург Император хәрби хирургия академиясен (хәзерге С. М. Киров хәрби медицина академиясе ) тәмамлый, һәм анда өч ел укыта. 1906 елда медицина докторы дәрәҗәсе буенча диссертациясен яклагач, Вербицкий фәнни эшен дәвам итәр өчен чит илгә җибәрелә. Ул Роберт Кохның Берлин гигиена институтында, Парижда Пастер институтында һәм, Франкфурт эксперименталь терапия институтының лабораториясендә эшли.

Россиягә кире кайтып, Хәрби хирургия академиясендә ассистент (1910), Саратов университетының гадәттән тыш профессоры (1911, пропедатик клиника белән медицина диагностика кафедрасы мөдире булып эшли. Киев университетында профессоры (1914) шулай ук кафедра мөдире вазыйфасында эшли. Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында катнаша (хәрби госпитальдә табиб булып хезмәт итә), Гражданнар сугышында да катнашкан (Ак Армия медицина учреждениеләрендә административ постлар биләгән).[1]

Фәнни эшмәкәрлеге үзгәртү

1919 елдан Федор Васильевич Вербицкий эмиграциядә була. 1920 елдан Белградта табиб булып эшли. 1945-1948 елларда Мюнхендагы Халыкара сәламәтлек институтының медицина факультеты деканы; 1948 елда стоматология институты деканы булып эшли. 1949 елдан Аргентинада яши һәм эшли: 1951-1965 елларда Микробиология институтының Вирология бүлегендә эшли. Ул организмның терморегуляциясе, химиотерапия, балнеология, бактериология, эчке һәм йогышлы авырулар клиникасы белән шөгыльләнә. Ул шулай ук күп журналлар һәм газеталар белән хезмәттәшлек иттә һәм бастырыла. Ф.Вербицкийның бактериология, биология һәм эчке авырулар клиникасы буенча 48 фәнни хезмәте бар.[1] Алар арасында:

  • Случай Адиссоновой болезни с обоюдосторонней атрофией надпочечников // Изв. Военно-мед. академии. 1906. Т. 13.
  • К вопросу о теплорегуляции организма при действии термического раздражителя на слизистую оболочку желудка и кишок. С.-Петербург, 1907.
  • Основы химиотерапии и её практическое значение // Изв. Военно-мед. академии. 1910. Т. 20.
  • К вопросу о бактериоскопическом диагнозе чумных инфекций // Саратов : тип. Союза печ. дела, 1914. — [2], 18 с., 2 л. цв. ил.; 26.
  • Морфологические изменения трипанозом при действии на них некоторых химиотерапевтических агентов // Журн. микробиологии. 1915. Т. 2, № 3.
  • К вопросу о замене иностранных лечебных мест и вод отечественными // Рус. врач. 1915. Т. 14, № 23.

Фёдор Васильевич Вербицкий1971 елда елда Аргентинада Буэнос-Айрес шәһәрендә вафат була.

Гаиләсе үзгәртү

Катыны Тамара Георгиевна Вербицкая [2], кызы Георгия Ермолаевича Рейна.

Аларның балалары: Федор ( Россия Корпусы хирургы) [3], Николай, Лидия һәм Тамара.

Искәрмәләр үзгәртү