Зур Нөркәй: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: |ил харитасы зурлыгы =250 → |ил харитасы зурлыгы =300, |регион харитасы зурлыгы =250 → |регион харитасы зурлыгы =300 using AWB
Юл номеры - 17:
|CoordScale = 250000
|ЯндексХарита =
|ил харитасы зурлыгы =250300
|регион харитасы зурлыгы =250300
|район харитасы зурлыгы =250
|регион төре = Республика
Юл номеры - 84:
Гражданнар сугышы елларында авылда зур вакыйгалар булган. 1918 нче елда «сәнәклеләр сугышы» башланып китә. “Сәнәклеләр» авылга керә алмаганнар. Алар Зәй ягыннан килеп чыгып, Нөркәй аша ага торган Минзәлә елгасы буйлап килеп чыгалар. Авылның активлары, коммунистлары халыкны сәнәклеләргә каршы көрәшкә туплыйлар һәм аз гына вакыт эчендә куып җибәрәләр. Бу көрәштә Галиев Хуҗа, Куликов, Вахитов, Романов, Шәмсетдинов Салихҗаннар актив катнашканнар.
 
1918 нче елның җәендә ак чехлар авылга килеп керәләр. Шул вакытларда авылның бай малайлары Зәйнетдинов Гали, Мифтахлар яңадан кайталар. Суханов (Суханов Минзәләдә туган) җитәкчелегендәге Кызыл отряд ак чехларны куып җибәрә. Бу көрәштә Хөснуллин Г., Хаертдинов С., Галләмов Г., Фахертдинов М., Зигангиров Соббухлар актив көрәшкәннәр. Зигангиров Соббух Вятка Алны фронтында катнашкан. Аннан соң Деникин армиясенә каршы көрәштә Азин командалагында көрәшкән. Кызыл отряд командиры Суханов дошман кулына эләгә һәм каты җәзаланып үтерелә. Аның кулларын сындырып, колакларын кисәләр.
 
== Колхозлаштыру ==
1918 нче елларда ярлылар комитеты оеша. Бу комитетны «крестком» дип йөрткәннәр. Крестьяннар комитеты председателе Нуриахметов Габдерахман булган. «Крестком»нар ярлыларны икмәк белән тәэмин итүдә зур эшләр эшләгәннәр. 1918 нче елның азагында «кресткомнар» бетерелгән. 1925 нче елда сельхозтовариществолар оеша. Башта оешмада 10-15 хуҗалык кына була. Сельхозтовариществолар Нөркәйдә «Сельхозснаб» дип йөртелгән.
Сельхозснабларны оештыруда Ганиев Хади, Габдрахманов Хайберахман, Кадушин Яким (Бикмәт авылында туган), Хадиев Зәки (Т.Тамакта туган) актив катнашканнар. Сельхозснаблар аша крестьяннар авыл хуҗалыгы машиналары, сука, тырма һәм башка инвентарьлар алганнар, ссуда белән акчалар ала торган булганнар, дип сөйли Габдрахман Исмагилов.
 
Билгеле булганча, 1923 нче елда Мәскәүдә (илебездә беренче тапкыр) авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды. Анда илебезнең төрле почмакларыннан күп вәкилләр, кунаклар җибәрелде. Шул исәптән, Чаллы контоны комсомоллары үзләренең вәкилләре итеп Төхфәт Имаметдиновны җибәрәләр(Имаметдинов соңыннан Нөркәй совхозында эшли). Мәскәүдә үткәрелгән авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең тәэсире белән, Нөркәй волисполкомы, партоешмасы 1924 нче елның көзендә уңыш бәйрәме көннәрендә Нөркәй волосте авыл хуҗалыгы күргәзмәсе үткәрде. 5 нче октябрьдә үткәрелде бу чара, анда барлык авыллардан җыелган вәкилләргә, авыл хуҗалыгын торгызудагы бурычлар аңлатылды, бергәләп эшләүгә чакыру ясалды. 1924 нче елның 22 нче октябрендә волость үзәге Нөркәйдә янәшә берничә волость өчен авыл хуҗалыгы күргәзмәсе үткәрелде. Бу күргәзмәдә 1923-1924 нче елгы авыл хуҗалыгында ирешелгән уңыш нәтиҗәләрен күрсәтүче экспонатлар булган. Күргәзмәнең төп максаты китерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, сабаннар, тимер тырмалар, суырткыч, ашлык суккыч һәм җилгәргеч, ашлык ургыч һәм башка машиналарны бергәләшеп сатып алырга мөмкин икәнен төшендерү иде. Бу техниканың иң гаҗәбе - күргәзмәгә трактор килү булды. 22 нче октябрьдә трактор киләсе халыкка аңлатылган иде. Иртә белән күргәзмәнең үзәге - базар мәйданына халык җыелгач, түземсезлек белән трактор килгәнне көтәләр иде. Көткән вакытта кешеләрнең «ничек инде җир сукалый торган машина булсын» дигән шөбһә сүзләрен ишетергә туры килде. Менә бервакыт, бу якларда гомерендә бер кеше дә ишетмәгән гөрелдәү тавышы ишетелде. Кечкенә трубасыннан төтен пошкырта-пошкырта трактор килә. Артыннан 4 төрәнле зур сабан, тимер тырма да таккан. Ул Кече Нөркәй һәм Зур Нөркәй авыллары арасындагы калкулыкны эһ дигәнче сөреп тә ташлады. Агайлар буразналардагы сөрү тирәнлеген 20-30 см дан да ким булмаган бармаклары белән вершоклап үлчәгәч тынычландылар. Бу трактор шул еллардан соң озак та үтми,көчле авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторлар нигезенә таянып оештырылачак колхоз һәм совхозларның беренче хәбәрчесе иде.
Юл номеры - 100:
Зигангиров Сөббух сөйләве буенча, 1934 нче елда МТС оешкан. Аның беренче директоры Бәхтиев булган. МТС каршында политбүлекләр оешкан. Политбүлек начальнигы Хәкимҗанов, хезмәткәрләре Булатов һәм башкалар иде. Политбүлекләр колхоз белән килешүләр төзеп, аның җирләрен авыл хуҗалыгы машиналары белән эшкәрткән.
1935 нче елда МТС ка беренче тракторлар кайта. Беренче трактор йөртүчеләр Галиев Галиәхмәт, Исламов Гариф, Бакиев Таһир, МТСта оешкан курста механик Ханов укыткан. 1938 нче елда беренче комбайннар кайта. Беренче номерлы комбайнны Абдуллина Мәхтүмә апа, икенче номерлысын Бәдертдинов йөрткәннәр.
 
МТСта тимерче Миңнулла, глав.слесарь Гайфулла (Сөлек авылыннан), беренче токарь Муслимов Җәмил (Шыгай авылыннан), столяр-плотниклар Ахметшин М., Исмагилов Габдрахманнар актив эшчеләрдән саналганнар. Беренче 15 трактор өчен алар 15 кыр вагоны ясаганнар.
1930-1931 нче елларда авылны коллективлаштыру тәмамланган. Коллектив хуҗалык авыл кешеләрен дәрт белән эшкә тарткан. Колхоз басуларында Валиева М., Мухаметшина Мөтахара, Шәрәфетдинова Нурлыхода, Борханова, Сахапова Зәхирә, Нәҗметдинова, Афзалова Әминә зур тырышлык белән эшләгәннәр.
 
''Нөркәй авылында партия ячейкасы һәм комсомол оешмасы''. 1918 нче елның 29 нчы октябрендә коммунистик яшьләр союзының беренче Бөтенроссия съезды ачыла. Бу съезда Ленин комсомолы төзелә. 1919 нчы елларда авылларда беренче комсомол ячейкалары төзелә башлый. Нөркәйдә беренче комсомол ячейкасы 1919 нчы елда барлыкка килә. Комсомол сафына беренчеләрдән булып Зөфәр Кормашев, Шәйхемәрдән Шириязданов һ.б.керәләр. Нөркәй комсомол ячейкасының беренче секретаре Ш.Шириязданов, членнары Асия Валиева(Т.Тамак авылыннан), Хәсәнова М. була. Авылга аклар кергәч ячейка тарала.
Юл номеры - 112:
«Укучыларның җыелу урыны элекке Мифтах байның кара-каршы салынган зур йорты волисполком тарафыннан мәктәп итеп файдалануга бирелде. Бинасы табылганнан соң, эчке җиһазларны-кара такта, таякка урнаштырылган счет, парталарны, шкафларны без - комсомоллар - Нөркәйдән ерак түгел Бикмәт мәктәбеннән барып алдык»,-дип искә ала З.Кормашев. Шулай итеп,бу мәктәпкә 30-40 лап «сакаллы укучылар» белем алырга килгәннәр. 1927 нче елда авылда 4 еллык гомуми мәҗбүри уку кертелә. Мәктәпнең беренче директоры Ипейкин була. Укытучылар: Садертдинова Нурлыхода, Абдекаева Фәрхенур, Кашапова К., Якупов, Хаҗи Галиевлар булган.
Нөркәй урта мәктәбе тарихы-гаять бай. Беренче мәктәп (агач) 1924-1926 нчы елларда төзелә. Ул нарат бүрәнәләрдән салынган була. Бүрәнәләрне Чаллының Боровецкое урманыннан ташыйлар. Урманнан агач ташуда Хөсәен Абдуллин, Габдулла Гыйззатуллин, Кече Нөркәйдә яшәгән Оркыя апаның атасы Әхмәтша абзый да катнаша. Мәктәп салуда Һади Хафизов һәм аның туганы Салих Хафизовлар катнаша. 1927 нче елда хәзерге агач мәктәп эксплуатациягә бирелә.
 
1928 нче елда гарәп теленнән яңалифкә күчәләр. Ул чорларның беренче укытучылары: Шакурова С., Исламов Д., Шарафетдинов Т., Ширин Әхмәт, Вагыйзов Нәҗип, Хәмидә Шәкурова, Таһир Шәрәфетдинов, Габделхак Абдуллин, Гали Шаехов, Зәкия Мехәммәтшина, Мөстәбширә Лотфрахманова, Галимҗан Бакиев һәм башкалар булалар. 1939 елда Нөркәйдә урта мәктәп ачыла.
Юл номеры - 121:
 
2005 нче елның августыннан мәктәп директоры булып шушы мәктәпнең элеккеге укучысы Шәйхеразиева Ләйлә Назимовна эшли.
 
 
 
''Халыкның культура агарту учреждениеләре''.
Строка 129 ⟶ 127 :
Мансур Хәсәнов дингә каршы лекцияләр укыган, спектакльләрдә картлар ролен бик оста башкарган. 1939 нчы елда авылда беренче халык клублары оешкан. Бу халык клубы «Нардом» дип аталган. Аның мөдире Яхин Гайсә булган. Радио, кино, телевидениеләрне күрмәгән, ишетмәгән яшьләр көз һәм кышның озын төннәрен аулак өйләрдә, мунчаларда, сафсата сатып утыра торган булганнар. Комсомол яшьләр бу артталыкка каршы көрәшкә күтәрелә. Волисполком урнашкан урамның икенче очында элек бай йорты булган калай түбәле зданиене клуб итәләр. Клубны утыргыч өстәлләр, плакатлар, рәсемнәр белән җиһазлыйлар. Клуб ачылуга багышлап «Яшь йөрәк» исемле стена газетасы да чыгарыла. Иң элек, авылның актив яшьләреннән, укытучы һәм кайбер волость актив хезмәткәрләреннән драма түгәрәге оештырыла. Драма түгәрәгенең актив членнарыннан Сәүбанов Гатуф, Харисов Зәки, Галиев М., Валиева Асия, Салиха апалар һ.б. санарга була. Сәхнәгә «Башмагым», «Казанга сәяхәт», «Үрмәкүч оясында» һәм башка күп пьесалар куела. Комсомолларның җитди рәвештә культура агарту эше белән шөгыльләнүләре, спектакль, концерт, уку йортында оештырылган беседалар, кычкырып китап укулар авыл яшьләренең активлыгын күтәрә һәм алар аулак өйләрдә йөрүдән туктыйлар.
1952 нче елда агачтан клуб салына. Ә 1968 нче елда таштан яңа клуб салына. 1956 нчы елда агачтан библиотека салына.
 
 
''Бөек Ватан сугышы елларында Нөркәй авылы''.
Строка 147 ⟶ 144 :
1965 нче елның февраль аенда совхоз ике өлешкә аерыла - «Тукай» һәм «Нөркәй «совхозлары барлыкка килә. Нөркәй совхозына Сөлек, Кормаш, Шәрләрәмә, Нөркәй бүлекчәләре керә.
1967 нче елда Кече Нөркәй һәм Зур Нөркәй авыллары Верховный Совет указы белән берләштереә, шуннан соң Нөркәй исеме белән генә йөртелә башлый.
 
 
 
 
 
 
(Астагы материалларны эшкәртеп бетерәсе бар!)
 
 
== Хезмәткә коммунистик мөнәсәбәтләр ==
Строка 176 ⟶ 166 :
1968 нче елда хуҗалыкта чәчелгән культуралардан уңыш алу.
төре Гектар Уңыш (ц) 1 га дан
 
Көзге арыш 501 8993 17,95
Строка 186 ⟶ 176 :
Солы 95 1541 16,23
 
Тары 27 1091 40,40
 
Борчак 551 12387 22,48
Строка 192 ⟶ 182 :
Ясмык 0,58 10 18,00
Вика 103 1765 17,13
 
Итогы 3213,58 63443 19,75
 
Бәрәңге 15 1800 120
 
Чөгендер,кишер 105 27036 257
Строка 202 ⟶ 192 :
Силоска борчак 74 6031 81
Кукуруза 241 31559 130
 
Беръеллык үлән 311 5396 11,66
 
Күпъеллык үлән 63 231 3,66
 
Яшел азык арыш 167
 
 
Эре мөгезле терлекләр
Сыерлар- 259
 
Бозаулар- 297
 
Үсеше- 750
 
Дуңгызлар- 1992
 
Дуңгыз баласы- 2610 баш.
 
Нөркәй авылында тракторлар саны
 
ДТ – 54 – 5
 
ДТ- 75- 6
 
МТЗ – 8
 
ДТ- 20 – 3
 
Барысы: 22
 
Комбайннар – 12.
 
Алдынгы тракторчылар: Халиков Марат – 1111 гектар җир сөрде.
 
Сөләйманов Мәхмүт- 995 гектар җир сөрде.
 
Алдынгы сыер савучылар
 
Галиева Мөслимә 3163 литр
 
Госамова Рәзинә 2433 литр
 
Шакирова Гөлдәминә 2052 литр
 
Алдынгы дуңгыз караучылар
 
Мухаметшина Әсфия, Мостафина Мәдинә
 
 
1968 нче елдан соң Нөркәйдә үзгәрешләр күп була билгеле. 1976 нчы елның 10 октябрендә тимер күпер салына.
1990 нчы елларда совхозлар кабат СХКП лар, колхозлар булып үзгәртеләләр. 1995нче елның мартыннан 1996 нчы елның октябренә кадәр Нөркәйдә колхоз председателе булып Шакиров Җәүдәт Г. эшли. Шәйхеразиев Хәлил Ш.- баш агроном, Галиев Рәшит- баш инженер, хайбрахманова М.-баш бухгалтер, Хайруллин Илсур- зоотехник, Мостафин В.-ветврач була.
 
1996- 1998нче елларда колхоз председателе булып Миннеханов Рафис Фарихович эшли.
 
1998- 2000 нче елларда Гараев Тәзбир Мөлихович председатель була.
 
2000- 2001 нче елларда колхоз председателе вазифасын Хасанов Фәнис Габбасович башкара.
 
2001- 2004 нче елларда колхоз председателе булып Шәйхеразиев Хәлил Шәехович эшли.
 
2004- 2005 нче елларда председатель булып Файзерахманов Роман Лотфрахманович эшли.
 
2005 нче елның 7 нче июлендә «Нөркәй» агрофирмасы эшли. Агрофирма 7 колхозны берләштерә: Ләке, Чыршылы, Уңыш, Нөркәй, Таң, Вахитов, Имән хуҗалыклары. Агрофирманың техника паркы бай, яңа техникалар кайта.
Строка 271 ⟶ 259 :
Нью – Холд тракторы- 5 шт. Моннан тыш чит ил чәчү комплекслары, МТЗ- 1221 тракторлары, Маккормик Т- 215 тракторлары, МТЗ- 82 тракторлары, 20 комбайн (Кейс, Нью – Холд, Мега, Тукана)
Юлтимер һәм Шыгай авылларында терлекчелек комплекслары реконструкцияләнде. Агрофирма оешкач барлык хуҗалыклар банкрот дип игълан ителде һәм таратылды.
 
 
== Демография ==