Рәдиф Гаташ: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
84.18.126.10 кулланучысының (бәхәс) 954626 үзгәртүеннән баш тарту - вандаллык
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23:
|Сайт =
}}
'''Рәдиф Гаташ''' – [[татар]] шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты.
 
==Тәрҗемәи хәл==
Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин [[1941 ел]]ның [[30 мартындамарт]]ында [[Башкортстан АССР]]ының [[Кушнаренко районы]] Марс авылында игенче гаиләсендә туа. [[1959 елдаел]]да төбәктәге [[Талбазы]] авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, [[Уфа]] шәһәренә барып, [[Башкорт дәүләт университеты]]ның татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Анда ике ел укыгач, [[Казан]]га күчеп, белем алуын [[Казан дәүләт университетыныңуниверситеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам иттерә. [[1964 елдаел]]да университетны тәмамлап, ике елга якын Татарстанның [[Мөслим районы|Мөслим төбәгендәге]] [[Уразмәт]] авылының урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. Аннан, янә Казанга[[Казан]]га килеп, әүвәл [[Татарстан китап нәшрияты]]нда редактор ([[1966]]-[[1967]], [[1969]]-[[1971]]), соңра [[«Ялкын» журналы]]нда бүлек редакторы ([[1973]]-[[1974]]) вазифаларын башкара. [[1967]]-[[1969 еллардаел]]ларда [[Мәскәү]]дә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. [[1975 елданел]]дан башлап ул — [[«Казан утлары» журналы]] редакциясендә поэзия бүлеге мөхәррире хезмәтендә.
 
==Иҗаты==
Рәдиф Гаташ — узган гасырның алтмышынчы еллары башында татар шигърияте мәйданына үзенчәлекле шигъри аһәңе белән чыккан талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның [[1966 елдаел]]да басылган «Гөлләр су сорыйлар» исемле беренче шигъри җыентыгы ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Китап турында [[Хәсән Туфан|Х.Туфан]], [[Сибгать Хәким|С.Хәким]], [[Фатих Хөсни|Ф.Хөсни]] кебек тәҗрибәле, олы әдипләр уңай фикерләрен язып чыгалар. Иҗатының беренче чорларында [[Сәгыйть Рәмиев|С.Рәмиев]], [[Һади Такташ|Һ.Такташ]]лардан дәвам итеп килгән традицион шигырь кысаларыннан читкә китмичәрәк язган шагыйрь алга таба ирекле шигырь төрләренә дә еш мөрәҗәгать итә һәм, дөньяны кабул итүдәге романтик индивидуальлеген саклаган хәлдә, татар поэзиясенең бу юнәлешенә дә үзеннән форма һәм ритм яңалыклары кертеп, аны заманча яңгырашлы шигырь үрнәкләре белән баета. («Егерме дүрт йолдыз һәм унҗиде диңгез» циклы, 1965.)
 
Р.Гаташ җәмәгать эше тәртибендә унике ел буена ([[1977]]-[[1989]]) [[Татарстан Язучылар берлеге]]нең шагыйрьләр секциясенә җитәкчелек итә. Ул — Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе ([[2005]]), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ([[1982]]) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе ([[2001]]). [[2001 елдаел]]да дөнья күргән «Газәлләр», [[2005 ел]]да басылып чыккан «Мәңгелек сусау» китаплары өчен [[2008 елдаел]]да ул [[Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе]]нә лаек була.
 
Р.Гаташ — [[1966 ел]]дан [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы.