Идел буе Болгары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Сура → Сыры using AWB
Юл номеры - 117:
{{Татарстан тарихы|right}}
[[Файл:VolgaBulgaria.jpg|300px|мини|уңда|Идел буе Болгары, 12 гасыр]]
'''Идел буе Болгары''' (Болгар, {{lang-cv|Атӑлҫи Пӑлхар}}) – [[VII гасыр|VII]] – [[XIII гасыр|XIII]] гасырларда яшәгән, [[Идел]] һәм [[Чулман]] елгалары бассейнында урнашкан дәүләт. [[Монголлар]] тарафыннан [[XIII гасыр|XIII гасырда]]да буйсындырылган һәм [[Алтын Урда]] эченә кергән, соңрак Идел буе Болгары нигезендә [[Казан ханлыгы]] барлыкка килгән.
 
== География ==
Юл номеры - 140:
 
== Халык ==
Болгар дәүләте төрки дәүләт булган - күбесенчә төрки халыклар, [[болгарлар]], суварлар, барсиллар, биләрләр, эсегелләр яшәгән. Соңрак ул кабиләләр берләшеп, бердәм болгар халкы барлыкка килә.
 
Шулай ук дәүләттә фин-угор халыклары – хәзерге мари, удмурт һәм көнчыгыш мордва-мукшыларының бабалары да күп булганнар.
Юл номеры - 146:
== Идел буе Болгары тарихы ==
==== Болгар әмирлеге барлыкка килү ====
[[Болгар кабиләләре]], [[Урта Дон]]ның уң ярында яшәгән котраклар җитәкчелегендә, [[7. yöz|7 нче гасыр ахырында]] [[Идел]] буйларына күчеп утыргач, этник яктан төрки халык мохитенә эләгәләр. [[Урта Идел]] буе териториясе [[Төркиләр|Төрки-огур кабиләләре]] тарафыннан элегрәк, 5-6 нче гасырларда ук үзләштерелгән дип әйтергә нигез бар. Гарәп авторлары мәгълүматларына караганда, алар арасында, [[Болгарлар|болгарлардан тыш]] , [[Барсиллар|барсил]], [[искил]], [[суар]], [[бәрәнҗәр]], этник төркемнәре дә телгә алына. Ягни Идел Болгары халкы болгарлардан тыш алан-хәзер (бәрәнҗәр), төрки-огур - савирлар (суарлар), [[Үзәк Азия]] - искил/эсегел яисә чигил компонентларын да үз эченә алган. Болгарларның Идел-Кама буйларына күчеп утыруларына [[Бураково]], [[Шиловск]], [[Брусянск]] һәм [[Новинковск]] каберлекләре археологик дәлил булып торалар. [[Кара диңгез]]нең төньягында ([[Малая Пешерина]]) һәм [[Болгария]]дәге ([[Мадара]]) табылган истәлекләре дә шуларга охшаш. Баштарак болгарлар Идел буенча [[Самара]] борылышыннан алып [[Кама]] ([[Чулман]]) тамагына кадәр территорияне биләгәннәр. Алар биредәге [[Балт-славян кабиләләре|балт-славян]] яки соңгы чор [[Сарматсармат кабиләләре|сармат кабиләләрен]]н ([[Имәнкискә културасы]] вәкилләрен) кысрыклап чыгарганнар яки үз араларында ассимиляцияләгәннәр. Берникадәр көнчыгыштарак, [[Көнчыгыш Кама]] арьягында һәм [[Көнбатыш Урал]] тау итәгендә [[угор кабиләләре]] [[(Кушнаренко-Кара Якуп культурасы]] вәкилләре) таралып урнаша. Тикшеренүчеләр Иделнең далалы аръяында һәм [[Көньяк Урал]]да [[Венгрлар|венгрларныңвенгрлар]]ның борынгы бабалары ватаны - легендар "Magna Hungaria" (Бөек Венгрия) урнашкан дип саныйлар. Әкренләп бу кабиләләр болгарлар тирәсендә туплана башлыйлар.
 
=== Идел буе Болгары хакимнәре ===
Юл номеры - 175:
Идел Болгарында беренче шәһәрләр X йөзнең 20 нче еллары башында күренә башлый. Бу хәл элекке ярымкүчмә тормыштан утраклашып көн итүгә күчү белән бәйле. Беренче болгар шәһәрләренең үсеп чыгуы ислам кабул итү чорына туры килә. Дәүләттә беренче шәһәрләр үсеп чыгу белән бергә болгарларның үз акчаларын сугу да башланган.
 
Урта гасырларның гарәп-фарсы тарихи чыганаклары X йөзнең 20 нче елларыннан ике болгар шәһәрен — [[Болгар]] белән [[Суар]]ны телгә ала башлыйлар. Бу ике шәһәр, бер-берсен тулыландыргандай, еш кына янәшә куеп йөртелә, һәм аларның тарихи язмышлары да, аеруча X—XI йөзләрдә, охшаш булган.
 
Әл-Бәлхи язмалары буенча: «Болгар — ил исеме, аның халкы ислам дине тота; ул шулай ук шәһәр исеме дә, анда Җамигъ мәчет бар. Ул шәһәрдән ерак түгел икенче бер шәһәр — Суар урнашкан, анда да Җамигъ мәчет бар. Мөселман хатибы әйтте: ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә. Өйләре агачтан һәм аларда кышын торалар; җәен кешеләр киез тирмәләргә күчәләр. Әлеге хатип җәйге көннәрнең озын һәм кышкы көннәрнең кыска, ә төннәрнең озын булуын да сөйләде».
Юл номеры - 195:
Талибның соңрак идарә иткән улы Мөэмин бер үк вакытта Суарда да, Болгарда да акча суккан. Аның [[976]] елда суккан тәңкәләре табылды. Тик шуннан соң, [[980]] елга кадәр, акча сугу бүтән Мөэмин—Ибне Хәсән исеменнән бары Болгарда гына алып барылган. Әлеге хәл Суарның бу вакытка, элекке сәяси куәтен югалтып, илнең башкаласы булган шәһре Болгарга тулысынча буйсынуын күрсәтеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, болгар акчаларының таралыш географиясе бик зур булган. Бай хәзинәләр эчендә алар бер-бер артлы Югары Идел буенда, [[Новгород]] һәм [[Псков]] җирләрендә, Балтыйк буенда, Скандинавия илләрендә һәм хәтта Даниядә табылды (Даниядә табылганы—Суар тәңкәсе).
 
XI йөздә Суар ике күренекле чыганакта телгә алына. Урта Азиянең атаклы төрки тел галиме һәм географ Мәхмүт Кашгарый үзенең мәшһүр «Дөнья картасы» дигән хезмәтендә шулай ук Болгар Һәм Суар шәһәрләрен билгеләп куйган.
 
әл-Мәрвәзинең мәгълүматлары буенча: «Аларның (болгарларның) ике шәһәре бар. Шуларның берсе Суар дип йөртелә, ә икенчесе Болгар дип атала; ике шәһәр арасы—бик куе әрәмәләргә төренгән елга яры буйлап ике көнлек юл. Алар анда дошманнарыннан саклану өчен ныгытмалар төзеп урнашканнар». Бу хәбәр Болгар һәм Суар шәһәрлекләре калдыкларының бүгенге топографиясенә гаҗәеп туры килә.
Юл номеры - 208:
Әлеге шәһәрнең урыны шул ук рус елъязмаларында ачыклана төшә: 20 елдан соң, ягъни [[1184]] елда, тик бу юлы башка рус кенәзе, [[Андрей Боголюбский]]ның энесе [[Всеволод Зур Оя|Всеволод (Всеволод III)]] җитәкчелегендә руслар кабат яуга чыгалар, һөҗүм алдыннан шундый бер вакыйга булып ала. Мәгълүм булганча, Болгар дәүләте үзенең иң якын күршесе Русь белән күптән сәүдә багланышлары алып барган. Югары Идел һәм Үкә елгасы буендагы рус шәһәрләрендә Болгарның сәүдә кешеләре яшәгән. Ләкин [[Рязань]], [[Муром]] һәм кайбер башка шәһәрләрнең ниндидер юлбасарлары болгар сәүдәгәрләрен талыйлар, җитмәсә, Идел буендагы болгар шәһәрләренә һәм авылларына һөҗүм итә башлыйлар.
 
Болгарлар, мондый талауларны туктатуны сорап, ике тапкыр Всеволодка мөрәҗәгать итәләр, ләкин ул юлбасарларны туктата алмый. Талаулар дәвам итә. Түземлекләре беткән болгарлар Русьның үзенә яу чыгалар, [[Городец]], [[Муром]] шәһәрләрен туздыралар, [[Рязань]]га барып җитәләр. Бу вакыйга [[1183]] елда була.
 
Всеволод болгарлардан үч алырга уйлый һәм аларга каршы зур яу җибәрә. Анда Русьның башкаласы Владимир шәһәренең төп көчләреннән тыш [[Киев]], [[Чернигов]], [[Переяславль]], [[Смоленск]] гаскәрләре дә катнаша. Руслар Олуг шәһәргә, ягъни Бүләргә кадәр килеп җитәләр, аны ун көн буе камап торалар. Тик ала алмый кире кайтып китәләр.
Юл номеры - 219:
[[Киев Русе]] белән Идел буе Болгары мөнәсәбәтләре каршылыклы булган, кайбер вакытта [[Идел]] буенда сәүдә өчен сугышлар, кайбер чорында хезмәттәшлек дәвере булган.
 
[[1183 ел]]ның җәендә [[Владимир-Суздаль кенәзлеге]] идарәчесе [[Всеволод III Зур Оя]], үзенә союздаш [[Киев кенәзлеге|Киев]], [[Смоленск кенәзлеге|Смоленск]], [[Көньяк Переяславль кенәзлеге|Көньяк Переяславль]], [[Рязань кенәзлеге|Рязань]], [[Муром кенәзлеге|Муром]] кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән [[Идел буе Болгары|Болгар иленә]] - [[Биләр]] шәһәренә һөҗүм итә.
 
Идел буе Болгары белән [[Киев Русе]] арасындагы килешүләре:
* 1) Идел буе Болгары белән [[Киев Русе]]нең бөек кенәзе [[Владимир I]] арасындагы килешү. «Повести временных лет» елъязмасында хәбәр ителгәнчә, аркадашлары бәҗәнәк-төрекләр белән болгарларга каршы яу белән килгәннән соң ([[985]]), кенәз [[Владимир I]] болгарларның [[икътисад]]и яктан өстенлеген таный ('''«... все они в сапозех»''') һәм алардан ясак түләтеп булмаячагын аңлый ('''«им дани нам не даяти, поидем искать лапотников»'''), үзара килешү төзергә тәкъдим итә. Килешүгә «колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы» турылыклы булырга дип ант ителә;
* 2) [[Идел буе Болгары]] дәүләте белән Киев Русе арасында чама белән [[1006]] елда ике илнең дә сәүдәгәрләренә төрле шәһәрләрдә ирекле рәвештә сәүдә итү хокукы бирелүе турында төзелгән килешү (авыл җирләрендә сәүдә итү мөмкинлеге каралмаган). Аның нигезендә ике дәүләтнең сәүдә, мәдәният һәм сәясәт өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләре ныгый. Бу килешү турындагы мәгълүмат борынгы рус елъязмалары белән эш иткән В.Н. Татищев хезмәтендә урын алган;
* 3) [[Идел буе Болгары]] белән [[Владимир-Суздаль кенәзлеге]] арасындагы [[1221]] елгы килешү. Болгарлар русларның [[Устюг]] шәһәрен (1218) һәм рус гаскәре болгарларның [[Ашлы]] шәһәрен ([[1220]]) яулап алу [[сугыш]]ларыннан соң килешү төзелә. Килешүдә әйтелгәнчә, [[Ука|Ука]] елгасы буенда урнашкан кайбер [[мордва]] [[авыл]]лары рус кенәзлеге йогынтысына күчә;
* 4) [[1229]] елгы [[Идел буе Болгары]] белән [[Владимир-Суздаль кенәзлеге]] арасындагы килешү ([[1229]]). Идел буе төбәгендә үзара мөнәсәбәтләрне билгели, әсирләр алмашу, сәүдәгәрләр белән балыкчыларга ике ил арасында ирекле эш йөртү мөмкинлеге бирә. Бу килешү Владимир-Суздаль кенәзе Юрий Всеволод улы Ука белән СураСыры елгалары арасындагы мордва җирләрен үз йогынтысына алу өчен башлаган сугышыннан соң 6 елга дип төзелә. Әлеге килешү Рус кенәзлегенә '''ачлык афәтеннән котылу''' чарасы булса (берничә ел иген уңмаган рус иленә болгарлар 1229 елда зур күләмдә ашлык озаталар), болгарларга 1229, 1232 еллардагы монгол яуларына оешкан төстә каршы тору мөмкинлеге бирә.
 
=== Яңа [[Идел буе Болгары]] башкаласы ===
 
=== Яңа [[Идел буе Болгары]] башкаласы ===
Көнбатыштан һөҗүмнәр ешаю аркасында Идел һәм Кама буйлары куркыныч урыннарга әйләнгән. [[Болгар]]ның бу ике елга кушылган җирдәге элекке башкаласы илнең эченәрәк—ераграк һәм тынычрак булган Чирмешән буена күчерелгән. Хәер, бу турыда бер генә чыганакта да берни дә язылмаган. Шул чордан башлап Идел Болгары тарихына башкала дәрәҗәсен гәүдәләндереп «Олуг» дип аталган шәһәр килеп өстәлгәнгә күрә фараз кылып әйтү генә бу.
 
Строка 234 ⟶ 233 :
13 гасырда рус елъязмаларында Олуг шәһәр тагын берничә тапкыр телгә алынган: [[1220]] елда кенәз Святославның болгар шәһәре Ашлыга яу чыгуы, монголларның [[1232]] елда Болгарга беренче тапкыр һөҗүм ясап караулары турында язганда һәм, ниһаять, 1236 елда монгол гаскәренең Идел Болгарына һөҗүм итүен, «шөһрәтле Олуг болгар каласы»ның басып алынуын сурәтләгәндә. Шул вакытта шәһәр җимерелгән, әмма яшәүдән туктамаган. [[Алтын Урда]] чорында башка шәһәрләр шикелле торгызылып, акча сугу үзәгенә әверелсә дә, ул инде үзенең электәге куәтен югалткан. Хәзерге Биләр төбәгендә, ягъни Бүләр шәһәре урынында һәм шул тирәләрдә табылган тәңкәләрнең иң соңыннан сугылганы [[1431]] елга карый.
 
[[Алтын Урда]] оешкан чагында, мөстәкыйльлеген җуйган башка дәүләтләр кебек үк, [[Идел буе Болгары|Идел Болгары]] да улус сыйфатында яңа мәмләкәткә керә — XIII—XIV йөзләрнең тарихи чыганаклары шуны раслый.
 
[[Бату]] белән Бәркә ханнарның замандашы, XIII йөздә яшәгән фарсы тарихчысы Җузҗани: Харәземнән алып Византиягә чаклы барча төрки җирләр, шулар эчендә Болгар җире дә Бату карамагына эләгә, дип яза да, соңрак ул җирләрнең Бәркә кулына күчкәнлеген хәбәр итә. Болгар җирләренең Җучи улусына кергәнлеген XIV йөздә яшәгән бүтән фарсы галимнәре: Ибне Фазлаллаһ, Хәмдаллаһ, Казвини, шулай ук XV йөздә алар эшен дәвам иттергән галимнәр дә язалар.
Строка 247 ⟶ 246 :
 
Дин берлеге (бигрәк тә [[Үзбәк хан]] вакытында ислам дәүләт дине буларак ныгып алгач), уртак тел, шәһәр мәдәниятендәге — мигъмарлык-төзелештә, ювелир сәнгате һәм һөнәрчелекнең башка төрләрендәге— охшашлык Болгарны [[Алтын Урда]]га бик нык бәйли, аның аерылгысыз өлешенә әверелдерә. Нәкъ менә шушы дәвердә Болгар җирендә зур үзгәрешләр, алга китеш була: чуен коя башлыйлар (аның серен Үзәк Азиядән татарлар алып килә); беренче утлы корал куллана башлыйлар; бизәп-матурлап кабер ташлары кую гадәткә керә; чүлмәкчелек һөнәре алга китә, чынаяк кирпечләр җитештерү, бизәк төшереп яки язу язып һәм аны калын ялтыравык белән каплау, затлы савыт-саба ясау, таш-кирпеч архитектурада мозаика һәм майолика ышанычлы урын яулап ала.
 
 
[[1361]] елда [[Булаттимер]] дигән әмир, Болгар каласы белән Урта Иделне тартып алып, Җучи улусыннан аерылып чыкмакчы була. Әмма [[1367]] елны ул [[Суздаль]] кенәзе гаскәрләре белән сугышып җиңелә дә Сарайга кача һәм анда Алтын Урда ханы Газиз тарафыннан үтерелә. Рус чыганаклары икенче бер ханның—Хәсәннең, Алтын Урда тәхетеннән төшерелгәч, төньякка качуын һәм үзен Болгар әмире дип игълан итүен язалар. (Елъязмаларда ул Асан, Осан исеме белән 1370 һәм 1376 елларда телгә алына.)
 
XIV йөзнең 70 нче еллар азагында [[Орыс хан]], ягъни Мөхәммәт, үзенең төмәне [[Мамай]] белән берлектә, Алтын Урданы яңадан берләштерүгә ирешә. Болгар аңа янәдән буйсына.
 
[[1380]] елны тәхеткә [[Туктамыш хан]] утыргач, Урданың бердәмлеге аеруча ныгый. 1382 елны Дмитрий Донской да Туктамышка буйсынырга мәҗбүр була. Әмма нәкъ менә Туктамыш тәхеттә утырган чакны, 80 нче еллар азагында, Алтын Урда җимерелә-таркала башлый. 1391, 1395 еллардагы сугышларда [[Аксак Тимер]]нең Туктамыш ханны җиңүе бу җимерелүне тизләтә.
 
1395 елны Төньяк Кавказ тирәләрендәге сугышта җиңелгәч, Туктамыш төньякка—Болгарга кача. Шул чагында, Алтын Урда ханын эзәрлекләп, Аксак Тимер Болгар җирен яулап алган икән, шәһәрне җимергән дигән фикер фәндә шактый киң таралган.
 
Моның нигезендә фәкать халык телендәге риваятьләр, шактый соң язылган чыганаклар гына ята. Әмма тарихны өйрәнүче галимнәр, шул исәптән әлеге дәреслек авторы да, Аксак Тимернең Болгарга яу белән килүе әлегә бер генә тарихи чыганак белән дә расланмый дигән фикердә торалар. Чыннан да, гарәп сәяхәтнамәләрендә дә, рус елъязмаларында да, хәтта әле Аксак Тимернең һәр көнен, һәр явын җентекләп, тасвирлап аның биографиясен язган фарсы авторларының язмаларында да бу хакта бер сүз дә әйтелми.
Строка 274 ⟶ 272 :
 
Алтын Урда чорында элеккеге Болгар дәүләтеннән калган башка шәһәрләр дә була: Суар, Бүләр, Кашан, Җүкәтау, Тубылгытау, шулай ук бүгенге көндә кайсы зур, кайсы кечерәк шәһәрлекләр хәлендәге, ә заманында Урта Идел буе халыклары тарихында теге яки бу дәрәҗәдә эз калдырган башка шәһәрләр. Яңалары да үсеп чыга. Араларында елъязмаларга кергән Кирмәнчек, Алтын Урданың төньягында һәм сәяси, һәм икътисадый үзәк сыйфатында барлыкка килгән, риваятьләргә кергән Иске Казан да бар.
 
 
XVIII йөз азагында һәм XIX йөз башында Биләр шәһәрлеге мәйданында археологик күзәтүләр ясау нәтиҗәсендә борынгы архитектура корылмаларының хәрабәләре, алар арасында бер зур мәчет урыны барлыгы ачыкланган. Шул вакытта һәм бераз соңгарак анда бик күп әйберләр: алтын боҗра алкалар, көмеш беләзекләр, җиз көзгеләр, тимердән коелган сугыш балталары һ. б. истәлекләр табылган. Узган гасыр азагында һәм безнең гасырның беренче чирегендә Биләр шәһәрлегендә беренче археологик казулар үткәрелгән, ә 60 нчы еллар азагыннан бирле анда археолог, профессор А. X. Халиков җитәкчелегендә тикшеренүләр алып барылды. Күп кенә гыйбадәтханә һәм торак корылмаларының нигезләре, борынгы шәһәрнең хәрби ныгытмалары өйрәнелде, күп санлы көнкүреш әйберләре һәм керамик материал җыелды.
Строка 294 ⟶ 291 :
Мөселман мәдәнияте белән танышу болгарларга һөнәри белемнәр һәм фән үсешенә этәргеч ясый. Фән, һөнәри белемнәр үсә, халык арасында белем киң тарала.
 
Шәһәр мәдәнияте һәм яңа һөнәр-кәсепләр үсү гамәли белемнәр үзләштерегә ярдәм иткән. [[Геометрия]], [[математика]], [[металлургия]], [[химия]], [[астрономия]] һәм башка фән өлкәләрендә белемнәр арткан. Идел Болгарының төрле шәһәрләрендә табылган таш һәм кирпеч бина калдыкларын өйрәнү шуны күрсәтә ки, аларның конструкцияләре шулкадәр катлаулы, формалары төгәл, тигез үлчәмнәрдә башкарылган - моның катлаулы математик һәм геометрик исәпләүләрдән башка мөмкин түгел. Һичшиксез, барлык бу исәпләүләр алга киткән метрологик белемнәргә нигезләнеп башкарылган, шул ук вакытта бу исәп-хисапларга гади Урта гасыр үлчәмнәре - [[терсәк]], [[карыш]], [[адым]] һ.б. нигез итеп алынган.Почмаклары туры сызыклар белән тоташтырылган, берсе өстенә берсе куелган өч турыпочмаклык ясалган кечерәк кенә сызым табылдыклары катлаулы исәп-хисапларның мөһим дәлиле булып тора.
 
Тимер һәм бронза металлургиясе үсеше химия, физика металл һәм матдә үзлекләре өлкәсендә белемнәрне камилләштерүне таләп итә. Димәк, болгарларда бу фәнни юнәлешләр дә көчле үсеш алган.
 
Мөселман йолаларын төгәл үтәү өчен [[Мәккә]]нең төгәл урынын белү кирәк. Аны ачыклау өчен, астрономик белемнәр таләп ителә. Болгар мәчетләренең һәрберсендә гномон булган.
 
===== Болгар галимнәре =====
Строка 336 ⟶ 333 :
10 гасырдан 13 гасыр башына кадәр Идел Болгары икътисадында һөнәрчелек гадәттән тыш зур роль уйнаган. Аның продукциясе эчке базарга гына түгел, чит илләргә дә чыгарылган.
 
Металл табу яки металл эшкәртү һөнәрчелекнең төп тармагы булган. Биләрдәге металлурги районы үз вакытында бик зур - бер гектардан артыграк мәйданны алып торган. Металл кою мичләре яндырылмаган кирпечтән ярымгөмбәз сыман салынган. Ул мичләргә вакланган тимер рудасы белән агач күмере кушылмасы салынган. Югары температурада эрегән тимер тимерчеләр остаханәләренә озатылган.
 
Төсле металлурги дә алга киткән. Болгар бронза коючылары һәм бакырчылары, нигездә, төрле савыт-саба: тар муенлы металл чүлмәкләр, тәлинкәләр, чүмечләр, касәләр һәм башкаларны ясаганнар.
Строка 347 ⟶ 344 :
 
==== Сәүдә ====
Болгарларның хуҗалык тормышында сәүдә мөһим урын тоткан. Шунысы кызык, ул заманда Идел буе Болгарын гел сәүдәгәрләр генә яши торган ил дип санаганнар.
 
Болгар дәүләте 10 гасырда ук халыкара эре сәүдә үзәгенә әйләнә. Җирле сәүдәгәрләр Борынгы Русьның, Балтыйк буеның һәм Скандинавиянең Урта Азия, Көнчыгыш Гарәп илләре , Иран, Һиндстан, Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләрен контрольдә тотканнар һәм җайга салып торганнар. Тышкы сәүдә дәүләт казнасына зур керем биргән. Китерелгән товар бәясенең уннан бер өлеше дәүләт файдасына алынган.
 
== Иҗтимагый-сәяси төзелеш ==
Идел буе Болгары гадәти феодаль дәүләт булган. Илдә әмир хакимлек иткән. Дәүләт оешкан башлангыч чорларда аны илтабар дип атаганнар. Соңгырак чорда, мөселманлык киң таралганнан соң, бу терминны “әмир” дигән гарәп сүзе алыштырган.
 
Болгарларда дәүләткә салым түләү ат яки башка йөк терлеге бирү белән генә чикләнмәгән. Анда туй-мәҗлесләр үткәргән өчен, дәүләткә салым түләргә – бал, бодай бирергә тиеш булалар.
 
 
== Чыганаклар ==