Мәгариф (журнал): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
Бүген «Мәгариф» журналы 10 меңгә якын тираж белән нәшер ителә. Аны Россия Федерациясенең татарлар күмәкләшеп яши торган күп төбәкләрендә эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр яздырып алалар, яратып укыйлар, эшләрендә кулланалар. Аны Бөтенроссия гомумтатар журналы дип тә әйтергә була.
 
'''Журнал ничек кенә аталса да, аның юнәлеше, мәсләге үзгәрми.''' Ул, чорыбыз белән бергә, сикәлтәле юллар үтте, әмма үз кыйбласына тугрылыклы булып калды. «Мәгариф» бүген дә халкыбызның тәрбия һәм сүз сәнгатенә, ана телебезгә, яшәү рәвешебезгә тугрылыклы булып кала, укытучыларга, тәрбиячеләргә мөмкин булганча педагогик-методик ярдәм күрсәтергә омтыла, алдынгы тәҗрибә мөнбәре булып тора, укыту-тәрбия эшендәге яңалык-үз-гәрешләрне, фән казанышларын үз вакытында яктыртып барырга тырыша. Журнал бүген дә яшь буынны заман таләпләренә җавап бирерлек белемле һәм тәрбияле итүдә әйдәп баручы көч булып тора, алдынгы педагогик тәҗрибәне гомумиләштерүдә һәм киң җәелдерүдә, мәгариф сәясәтен формалаштыруда, белем һәм тәрбия бирүнең иң мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша. Мәгарифне яңартып кору кысаларында «Мәгариф» дәүләт проектын гамәлгә ашыру, мәгарифне мәгълүматлаштыру, яңа технологияләрне киң пропагандалау, Телләр турындагы законны гамәлгә ашыру, яшь буынны хезмәткә әзерләү, укытучыларның тормыш-көнкүрешен яхшырту, укучыларның сәламәтлеген ныгыту, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүдә ярдәм итү, «Мәгариф турында»гы Законның эчтәлеген тәфсилләп аңлату һәм укыту-тәрбия эшен камилләштерүгә юнәлтелгән башка бик күп чаралар һәрдаим журналның игътибар үзәгендә торалар. Шуңа күрә дә аны татар мәктәпләре, балалар бакчалары укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен генә түгел, мәгариф системасында эшләүче һәркем өчен иң кирәкле ярдәмлек, якын дус һәм ки¬ңәшчекиңәшче дип әйтергә тулы нигез бар.
 
'''''Баш мөхәррир – Миргалимов Илдар Флүс улы.'''''
 
E–mail: magarif@bk.ru