Хәсән Фәтхетдинов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23:
{{!}}}
| сайт =
| башка мәгълүмат = [[Татарстан Республикасы]]нңның [[Балык Бистәсе районы]] [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]] авылының бер урамына аның исеме бирелгән.
}}
'''Хәсән Фәтхетдинов''' ({{lang-ru|Хасан Хайдарович Фатхутдинов}}) — мәгърифәтче, күренекле педагог, [[Ленин ордены|Ленин орденлы]] укытучы.
 
== Тормыш юлы ==
[[1895 ел]]да Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена кергән Көчек Чаллысы (хәзерге [[Татарстан Республикасы]]нң [[Балык Бистәсе районы]] [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]]) авылында Фәтхетдинов Хәйдәр (тулырак исеме - Мирхәйдәрҗан) мулла гаиләсендә дөньяга килә. 1914 елда чыккан «Адресъ-календарь. Справочная книжка Казанской губернии на 1915 годъ» белешмәлегенең мәчетләр турындагы бүлегендә (619-620 нче битләрдә) әтисе «Мирхайдарзянъ Фаттахутдиновъ» дип күрсәтелгән. Әнисе - Фатыйма Гайнетдин кызы, тумышы [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]] авылыннан.

Хәсән кечкенәдән үк бик зирәк була, [[Коръән]] сүрәләреннән, аятьләреннән гайре, дөньяви фәннәр белән дә кызыксына. Шуның өчен дә аны әтисе [[1905 ел]]ның 19 декабрендә (иске стиль белән) [[Чистай]] шәһәрендәге авыл укытучылары әзерләүче урта махсус педагогик белем бирүче яңа гына ачылган, уку-укыту эшләрен яңа тәртиптә алып баручы мәктәпкә китерә. Хәсән анда 8 ел уку дәверендә укытыла торган фәннәрдән тыш, гарәп телен дә өйрәнә. [[1912 ел]]да шул ук Чистай шәһәренең «Учительская семинария»сен тәмамлап, «татар балаларына урыс телен укыту» хокукын да ала. Барлык уку баскычларын үзләштереп, шул ук елның 5 нче маенда (иске стиль буенча) татар авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшләргә хокук бирүче таныклык ала һәм гомерен мөгаллимлек итүгә багышлый. Шул ук елның 1 сентябрендә 17 яшьлек егеткә Арча районының [[Югары Курса]] авылында мөгаллим булып эшләргә юллама тапшырыла. Укытучылар династиясенең чишмә башы булган Хәсән Хәйдәр улы Фәтхетдиновның педагогик эшчәнлеге нәкъ менә шулай башланып китә.
 
Хәсән Фәтхетдинов үзенең яшьлек хатирәләре турында болай дип яза: «46 ел буена Татарстанның төрле районнарында, авылларында мөгаллимлек итеп йөрсәм дә, Курса яклары хәзергәчә төшемә кереп йөдәтә, һаман да сагындыра, күңелдән чыкмый».
Строка 37 ⟶ 39 :
 
1942 елны Хәсән Фәтхетдиновны [[Бөек Ватан сугышы]]на алалар. Ул Көнбатыш Украинаның хәрәкәттәге гаскәрләренең [[генерал-лейтенант]] Кравченко җитәкләгән дивизия штабында телефончы булып хезмәт итә. Ике елдан артык фронтта булып кайта. Тагын бер ел 5-7нче сыйныфларда укытканнан соң, яңадан 1945-1947 елларда мәктәп директоры вазыйфаларын башкара. Хезмәт эшчәнлегенең соңгы көннәренәчә балалар укыта. Хөкүмәт аңың хезмәтләрен югары бәяли. [[1947 ел]]да «1941-1945 елларда хезмәттәге батырлыклары өчен» медаленә тәкъдим ителә. 1948 елда СССРның Югары Советы мәгърифәтче Хәсән Хәйдәр улы Фәтхетдиновны дәүләтнең иң зур бүләге - «[[Ленин ордены]]» белән бүләкли.
 
Хатыны Фатыйма ханым белән бергәләп алты дистә елдан артык тигез гомер кичереп, дүрт бала үстерделәр (биш баладан берсе яшь килеш вафат була), һәрберсенә югары белем бирделәр. Шуларның өчесе — Рауза, Флюра һәм Рафаэль үзләренең гомерләрен балаларга белем бирүгә багышладылар. [[Дамир Фәтхетдинов]] исә геолог булып Кустанайда яшәде, геология өлкәсендә зур казанышларга иреште.
 
Хәсән Фәтхетдинов 1982 елның 12 октябрендә вафат. [[Балык Бистәсе районы]]ның [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]] авылы зиратында җирләнгән.
 
== Гаиләсе турында ==
Хатыны Фатыйма ханым белән бергәләп алты дистә елдан артык тигез гомер кичереп, дүрт бала үстерделәр (биш баладан берсе яшь килеш вафат була), һәрберсенә югары белем бирделәр. Шуларның өчесе — Рауза, Флюра һәм Рафаэль Фәтхетдинов үзләренең гомерләрен балаларга белем бирүгә багышладылар. [[Дамир Фәтхетдинов]] исә геолог булып Кустанайда яшәде, геология өлкәсендә зур казанышларга иреште.
 
== Мәңгеләштерү ==