Хәсән Фәтхетдинов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 18:
| хатын = Фатыйма Сөләйман кызы (1901-1992).
| балалар = Камил, Илһамия, Рауза, [[Дамир Фәтхетдинов|Дамир]], Флюра, Рафаэль
| бүләк һәм премияләр = [[Ленин ордены]] (1948).
| сайт =
| башка мәгълүмат = [[Татарстан Республикасы]]нң [[Балык Бистәсе районы]] [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]] авылының бер урамына аның исеме бирелгән.
}}
'''Хәсән Фәтхетдинов''' ({{lang-ru|Хасан Хайдарович Фатхутдинов}}) — мәгърифәтче, күренекле педагог, [[Ленин ордены|Ленин орденлы]] укытучы.
 
== Тормыш юлы ==
1895 елда Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена кергән Көчек Чаллысы (хәзерге [[Татарстан Республикасы]]нң [[Балык Бистәсе районы]] [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]]) авылында Хәйдәр мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай, кечкенә булса да, бик зирәк булып чыга. Коръән сүрәләреннән, аятьләреннән гайре, дөньяви фәннәр белән дә кызыксына. Шуның өчен дә аны әтисе 1905 елның 19 декабрендә (иске стиль белән) [[Чистай]] шәһәрендәге авыл укытучылары әзерли торган урта махсус педагогик белем бирүче, яңа гына ачылган, уку-укыту эшләрен яңа тәртиптә алып баручы мәктәпкә китерә. Ул анда 8 ел уку дәверендә укытыла торган фәннәрдән тыш, гарәп телен дә, өйрәнә. 1912 елда шул ук Чистай шәһәренең "«Учительская семинария"»сен тәмамлап, "«татар балаларына урыс телен укыту"» хокукын да ала. Барлык уку баскычларын үзләштереп, шул ук елның 5 нче маенда (иске стиль буенча) кулына, татар авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшләргә хокук бирүче таныклык алып чыга һәм гомерен мөгаллимлек итүгә багышлый. Шул ук елның 1 сентябрендә 17 яшьлек егеткә Арча районының [[Югары Курса]] авылында мөгаллим булып эшләргә юллама тапшырыла. Укытучылар династиясенең чишмә башы булган Хәсән Хәйдәр улы Фәтхетдиновның педагогик эшчәнлеге нәкъ менә шулай башланып китә дә инде.
 
Хәсән Фәтхетдинов үзенең яшьлек хатирәләре турында болай дип яза: "«46 ел буена Татарстанның төрле районнарында, авылларында мөгаллимлек итеп йөрсәм дә, Курса яклары хәзергәчә төшемә кереп йөдәтә, һаман да сагындыра, күңелдән чыкмый"».
1916 елда аны патша армиясенең Сембер полкына хәрби хезмәткә чакырталар. Аларның хәрби часте 1917 елга кадәр Минск шәһәре тирәсендә [[Беренче бөтендөнья сугышы]]нда катнаша.
Октябрь инкыйлабыннан соң махсус Декрет нигезендә мөгаллимнәрне армиядән азат итеп, яңадан укыту эшенә җибәрәләр. 1917 елның декабрь башларыннан ул [[Чистай районы]]ның [[Чертуш]] авылында 3 ел дәвамында мөгаллим булып эшли. Аннан [[Лаеш кантоны]] мәгариф бүлеге аны чакыртып ала һәм Көчек Чаллысы башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгели, шул ук вакытта Шомбыт һәм Кадрәк волостьларындагы башлангыч мәктәпләренә участок-мәгариф инспекторы хезмәтләрен дә йөкли.
Юл номеры - 33:
1925 елдан Хәсәнне күрше авыл мәктәпләренә күчерәләр. Ул 1 ел [[Юлсубино]], 13 ел буена [[Тәберде Чаллысы]], 3 ел [[Югары Тегермәнлек]] мәктәпләрендә эшләп, 1938-39 уку елына Биектау мәктәбенә кайтып урнаша. Шушы елдан авылда 7 еллык мәктәп эшли башлый. Беренче директоры Хатыйп Шәфигуллин, ә уку-укыту буенча урынбасары Гыйльметдин Гыймадиевлар була. Алар кул астында Хәсән Фәтхетдинов белән бергә Мәүгыйзә Әхмәҗанова, Асыл Мозаффарова, Хәдичә Нәбиуллиналар балаларга белем бирәләр. 1941 елда Хәсән Фәтхетдинов шушы мәктәпнең директоры итеп билгеләнә.
 
1942 елны Хәсән Фәтхетдиновны сугышка алалар. Ул Көнбатыш Украинаның хәрәкәттәге гаскәрләренең [[генерал-лейтенант]] Кравченко җитәкләгән дивизия штабында телефончы булып хезмәт итә. Ике елдан артык фронтта булып кайта. Тагын бер ел 5-7нче сыйныфларда укытканнан соң, яңадан 1945 елдан 1947 елга кадәр мәктәп директоры вазыйфаларын башкара. Хезмәт эшчәнлегенең соңгы көннәренәчә балалар укыта. Хөкүмәт аңың хезмәтләрен югары бәяли. 1947 елда "«1941-1945 елларда хезмәттәге батырлыклары өчен"» медаленә тәкъдим итә. 1948 елда СССРның Югары Советы мәгърифәтче Хәсән Хәйдәр улы Фәтхетдиновны дәүләтнең иң зур бүләге - "«[[Ленин ордены"]]» белән бүләкли.
 
Хатыны Фатыйма ханым белән бергәләп алты дистә елдан артык тигез гомер кичереп, дүрт бала үстерделәр (биш баладан берсе яшь килеш вафат була), һәрберсенә югары белем бирделәр. Шуларның өчесе — Рауза, Флюра һәм Рафаэль үзләренең гомерләрен балаларга белем бирүгә багышладылар. [[Дамир Фәтхетдинов]] исә геолог булып Кустанайда яшәде, геология өлкәсендә зур казанышларга иреште.
Юл номеры - 40:
 
== Мәңгеләштерү ==
[[Татарстан Республикасы]]нңның [[Балык Бистәсе районы]] [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]] авылының бер урамы Хәсән Фәтхетдинов исемен йөртә.
 
<gallery>
Файл:Mosque in Biektau.jpg|Хәсән Фәтхетдинов урамы
</gallery>