Балчык: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Файл:Clay-ss-2005.jpg|thumb|Балчыклар <!-- [[четвертичный период|четвертичного периода]]--> ([[Эстония]])]]
 
'''Балчык''' — башлыча балчыклы минераллардан торган утырма [[тау токымы]]. Балчыкның мөһим үзенчәлекләре минераль, гранулометрик һәм химик составына бәйле. Балчыкның төп химик компонентлары булып кремний оксиды (30—70%), [[алюминий]] (10—40%) һәм [[су]] (5-10%) тора. Минераль составы буенча полиминераль һәм мономинераль (каолинитлы, гидрослюдалы, монтмориллонитлы); чыгышы буенча — физик (ватык) һәм химик (калдык — ашалу катлаулары балчык); утырма туплану шартлары буенча — диңгез һәм континенталь; техник таләпләр характеры буенча — җиңел эрүчән, утка чыдам һәм авыр эрүчән, каолиннар, монтмориллонитлы (адсорбция һәм югары дисперсион) балчыкларга бүленә. Җиңел эрүчән балчык [[кремний]] окисьларының югары микъдары (70% ка кадәр) белән билгеләнә. Катлам булып ята. Төсе саргылт көрәннән куе көрәнгә таба; дисперслы(?); яну температурасы 900-1000°С. [[Кирпеч]], [[керамзит]], [[цемент]] җитештерү өчен чиймал булып тора. Утка чыдам һәм авыр эрүчән балчык алюмин окисларының югары микъдары (30—40%) белән билгеләнә. Төсләре ак, ачык соры, ачык көрән яки кара; түбән дисперслылар; яну температурасы 1100-1250°С. Йөзләү кирпече, утка чыдам эшләнмәләр, керамика җитештерүдә кулланыла. Каолин (ак балчык) түбән сыгылмалылыгы белән аерыла. Керамика, кәгазь һ.б. җитештерү өчен чимал булып тора. Монтмориллонитлы балчык югары сыгылмалылык белән билгеләнә. Металлургиядә[[Металлургия]]дә кулланыла (тимер мәгъдәне окатышлары җитештерүдә беркетү, бораулау эретмәләре компоненты сыйфатында һ.б.).
 
== Әдәбият ==
{{Навигация|Тема=Глина|Викисловарь=глина|Викисклад=Clay}}