Трамплиннан сикерү: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 27:
Тарихына килгәндә, ул [[Норвегия]]нең Телемарк провинциясендә барлыкка килгән. Урындагы халык шул ярыш төре белән 1840 еллардан бирле мавыга. Ул вакытта, еш булмаса да, таудан чаңгыда шуып төшү (слалом) бәйгесе уздырыла.
Күпмедер вакыт үтү белән чаңгычылар арасыннан таудан төшүне өстен күргән “таучылар” төркеме бүленеп чыга. Алар тау битләрендә яткан түмәләчләрдән сикереп ләззәт тапканнар. Алары да канәгатьләндерми башлагач, калкулыкларны үзләре ясый башлый. Шулай ук,
Ярышта катнашучының нинди ераклыкка сикергәнен рәсми рәвештә теркәү [[1868 ел]]дан башлана. Иң беренче нәтиҗә дә билгеле – 19 метр. Ярыш даими үткәрелмәү сәбәпле, күрсәткечләр бик әкрен үсә. 1906 елдан башлап чаңгычылар таудан тизлеккә төшү, чокыр-чакырлы урыннарны оста үтү буенча үзара ярыш үткәрә башлый. Әкренләп бу ярышлар программасы борылышлар башкару, кечкенә трамплиннардан сикерү кебек “сынаулар” белән баетыла. Нәтиҗәлә, берничә үзбаш чаңгы спорты төрләре барлыкка килә: узышу, слалом һәм трамплиннан сикерү. Шулай итеп, Норвегия халкы арасында слаломга караганда трамплиннан сикерү һәм узышу дисциплиналары билгелелек яулый.
Юл номеры - 37:
1950 елларда Советлар союзы спортчылары халыкара ярышларда катнаша башлый. Шул чорда Ю. Скворцов белән А. Ларионов Бөтендөнья студентлары Кышкы уеннарында җиңү яулап кайталар. 1961 елда Н. Шамов Норвегиядә Холменколлен уеннарында җиңә, ә К. Цакадзе [[Финляндия]]нең [[Лахти]] шәһәрендә узган ярышта беренчелекне ала. 1962 ел дөнья беренчелегендә Н. Каменский Закопанеда ([[Польша]]) 90 метрлык трамплиннан сикереп, көмеш медаль яулый.
Бүгенге көнгә кадәр чаңгы белән трамплиннан сикерү спортында илебез спортчылары арасында, яуланган уңышның зурлыгы җәһәтеннән, В.
==Сикерү стильләре==
|