Хайваннар: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Bot: Migrating 180 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q729 (translate me) |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 37:
Бу билгеләрнең кайберләре, мәсәлән, күзәнәкчел төзелешле булу һәм туклануга, сулау, үсү, үсеш һәм үрчүгә сәләтлелек хайваннарга гына түгел, бәлки үсемлекләргә, гөмбәләргә, бактерияләргә дә хас.
Хайваннарның башка билгеләре үсемлекләрдә булмый. Боларга, мәсәлән, гетеротроф туклану һәм актив хәрәкәтләнү керә. Барлык хайваннарга хас булганча, әзер органик матдәләр белән туклану гөмбәләрдә, күпчелек бактерияләрдә һәм паразит үсемлекләрдә генә күзәтелә. Актив хәрәкәтләнү — күпчелек хайваннарга хас билге.
Барлык хайваннар өчен тәннең төгәл симметрияле булуы хас. Күбесендә, мәсәлән [[май коңгызы]]нда, елга кысласында, бака һәм бүредә, тәннең уң һәм сул якларында бер үк төрле парлы органнар урнаша. Мондый хайваннарның тәне аша уйда хайванны көзгедәгечә чагылыш тапкан ике яртыга бүлә торган бер генә яссылык үткәрергә мөмкин. Парлы органнары симметрияле урнашкан хайваннар — ике яклы симметриялеләр, ә тән симметриясе ике яклы симметрия дип атала. Ике яклы симметриялелек актив хәрәкәтләнүче барлык хайваннарга хас.
|