Поль Анри Һольбах: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 39 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q7104 (translate me)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к Викиләштерү: ТВдагы 73 мәкалә чыганагы авторы, replaced: Гыйззәтов К.Т. → Гыйззәтов К.Т. using AWB
Юл номеры - 26:
Һольбах Эдельсхаймда вак буржуаз гаиләсендә туа. Белемне гаиләдә ала. Француз җәмгыятенең иң күренекле вәкилләре [[Дени Дидро|Дидро]], [[Һельвеций]], [[Д’Аламбер]], [[Жан-Жак Руссо|Руссо]] һ.б. белән очраша, аларның йогынтысына эләгә.
 
Француз [[материалиализм|материалистларының]] дөньяга карашларын чагылдырган хезмәтләрен өйрәнә, аларны системага сала. Һольбах [[фәлсәфә]]сенең төп мәсьәләсен чишүдә материалистик карашта була. Материяне ул дөньядагы барлык предметлар җыелмасы дип саный. Һольбах материянең сыйфатлары рәвешендә аның авырлыгын, күләмен, киңлеген, хәрәкәтен күрә. Аның фикеренчә, хәрәкәт механик формада гына чагыла. Ләкин ул материя белән хәрәкәтнең аерылгысызлыгын раслый.
 
Һольбах үз заманның табигать турындагы [[фән]]ни казанышларын үзенең «Табигать системасы» дигән хезмәтендә чагылдыра. Галимнең замандашлары бу хезмәтне «материализм тәүраты» дип бәялиләр. Һольбах анда материаль дөньяда объектив закончалыклар хәрәкәт итүен раслый. Аныңча, кеше, шулай ук аның эшчәнлеге дә шушы законнарга буйсыналар.
 
Танып белү теориясендә дә Һольбах — материалист. Ул [[агностицизм]]ны инкяр итә, материаль дөнья танып белүгә буйсына, дип саный. Һольбах, кешенең әйберләрне тою сәләтен танып белү процессында бердәнбер чыганак, ди.
 
[[Җәмгыять белеме]]ндә фәлсәфәче каршылыклы карашлар белдерә: ул социаль күренешне аерым индивидлар эшчәнлегенә кайтарып калдыра, җәмгыятьнең аерым бер система икәнлеген күрмичә үтә. [[Дәүләт]]нең барлыкка килүен ул, Руссо кебек үк, җәмәгать шартнамәсе нәтиҗәсендә килеп чыккан күренеш, дигән ялгыш карашта кала.
 
== Чыганаклар ==
* [[Казбек Гыйззәт|Гыйззәтов К.Т.]], Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
{{DEFAULTSORT:Һольбах, Поль Анри}}
 
[[Төркем:Франция фәлсәфәчеләре]]
Строка 42 ⟶ 41 :
[[Төркем:Материалистлар]]
[[Төркем:XVIII гасыр фәлсәфәчеләре]]
 
{{DEFAULTSORT:Һольбах, Поль Анри}}