Әфләтүн: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 1 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q859 (translate me)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к Викиләштерү: ТВдагы 73 мәкалә чыганагы авторы, replaced: Гыйззәтов К.Т. → Гыйззәтов К.Т. using AWB
Юл номеры - 25:
 
== Тормыш юлы ==
Әфләтүн [[Афина]]да аристократ гаиләсендә туа. Ул укыган мәктәп Афина җәмгыятенең югары катлау кешеләренең балалары өчен ачылган була: анда [[грамматика]], [[музыка]], [[риторика]], [[сынлы сәнгать]], [[гимнастика]] һәм башка дәресләр укытыла торган була. Әфләтүн гомеренең мөһим вакыйгасы булып аның Сократ белән очрашуы санала. Ул чакта Әфләтүнгә 20 яшь кенә тулган була әле, һәм ул үзенең олы яшьтәге укытучысының һәр әйткән сүзен, җөмләсен үзләштерергә тырыша. Сократ вафат булгач, Әфләтүн күп еллар дәвамында Афинадан китеп тора, төрле илләрдә була, аларның галимнәре, гыйльми тәгълиматлары белән таныша.
 
Афинага кайткач, ул мәктәп оештыра һәм аңа [[академия]] атамасын бирә. Шушы мәктәптә Платон үзенең фәлсәфи хезмәтләрен иҗат итә, шәкертләрен тәрбияли. Укыту эшенә Әфләтүн 40 еллап гомерен бирә.
 
Әфләтүн 80 яшьтә, бер мәҗлестә утырганда вафат була. Риваятьләр буенча ул үзенең туган көнендә вафат була.
 
== Фәлсәфә ==
Әфләтүн үзенең дөньяга карашы буенча объектив идеалист була. Аның һәм аның турындагы кайбер хезмәтләр югалган булсалар да, иҗади мирасының шактый өлеше безнең чорга кадәр сакланган.
 
Әфләтүннең иҗат юлын берничә чорга бүлеп карарга мөмкин:
Юл номеры - 41:
 
=== Башлангыч чор ===
Б.э.к. IV гасырның 90 нчы елларына кадәр вакытны үз эченә ала. Бу чорда Әфләтүн, күбрәк Сократ йогынтысына бирелеп, әхлакый проблемалар юнәлешендә шөгыльләнә. Кайбер мөһим төшенчәләргә анализ ясый.
 
=== Күчү чоры ===
Б.э.к. IV гасырның 80 нче елларына туры килә. Әлеге чорга субстанциаль чынбарлык дәрәҗәсендә бәяләнгән идея концепциясен дәлилләү хас. Бу чорда Әфләтүн кайбер башка фәлсәфи тәгълиматларны да тәнкыйтьли. Мәсәлән, [[софистлар фәлсәфәсе]]н, [[Һераклит]] һәм [[Пифагор]] тәгълиматларын, ә социаль фәлсәфә калыбында ул таркалу процессын кичерә башлаган демократия принципларын тәнкыйть итә, аристократия принципларын исә күккә чөя.
 
=== Җитлегү чоры ===
Б.э.к. IV гасырның 70—60 нчы еллар. Чор өчен характерлы күренеш — мөстәкыйль һәм субстанциаль чынбарлык югарылыгында бәяләнгән идеяләр турындагы тәгълиматны дәлилләргә омтылу. Әфләтүн фикеренчә, бу идеяләр материаль чынбарлыкны билгели. Үзенең шушы юнәлештәге фикерләрен исбатлауда Платон чикләнгән [[эмпиризм]]ның кимчелекләренә таянып эш итәргә тырыша. Шуның өстенә берникадәр абстракт (адрессыз) тәнкыйтьләү белән дә мавыгып китә. Бу чор өчен бөек галимнең мифология чиренә, урыны-урыны белән мистикага бирелеп китүе дә хас.
 
=== Соңгы чор ===
Б.э.к. IV гасырның 50 нче елларына туры килә. Әфләтүннең дәүләт фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итүе белән характерлана. Кыскасы, Әфләтүн фәлсәфәсендә зур урынны өч [[онтология|онтологик]] субстанция («бербөтен», «акыл» һәм «җан») турында тәгълимат ала.
 
== Идеализм ==
Әфләтүн фикеренчә, идея — беренчел, ә материя — икенчел. Әфләтүннең бу карашлары фәндә абсолют идеализм дип аталды. Идеянең беренчел һәм хәлиткеч рольдә алынуы Әфләтүннең [[гносеология]]сендә дә чагыла.
 
Галимнең «идея» турындагы фикерләренә килгәндә, ул — фәнгә «идея» һәм «идеаль» терминнарын керткән. Идеяләр дөньяда иң беренчел, иң башлангыч рольне үтәүче кыйммәтләр булып чыга. Шул ук вакытта реаль предметлар һәм күренешләр һичнинди игътибарга ия түгелләр.
Юл номеры - 60:
 
== Сәяси карашлар ==
Әфләтүннең сәясәт белеменә кагылышлы фикерләре дә бар. Ул җәмгыятьнең өч катлаудан торуы турындагы теориясен дәлилләргә тырыша. Аныңча, фәлсәфәчеләр дәүләт белән идарә итәләр; сугышчылар дәүләтне эчке һәм тышкы дошманнардан саклыйлар; крестьяннар белән һөнәрчеләр — дәүләтне материаль яктан тәэмин итүчеләр.
 
Әфләтүн дәүләтнең килеп чыгуы турында фикер йөрткәндә, дәүләтнең оешу сәбәбе — ихтыяҗ, дип әйтә. Галим дәүләт белән идарә итүдә өч форманы таный: [[монархия]], [[аристократия]] һәм [[демократия]]. Шушы өч форманың һәркайсының эчендә ул икешәр вариантны — барлыгы алты вариантны күрә. Әлеге формаларның иң гадел булганы — аристократия.
Юл номеры - 68:
 
== Чыганаклар ==
* [[Казбек Гыйззәт|Гыйззәтов К.Т.]], Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
 
[[Төркем:Атомистлар]]