Дизентерия: юрамалар арасында аерма

5019 байт убрано ,  8 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
Нет описания правки
Нет описания правки
{{Авторлык хокукларын бозу|url=http://tatarile.org/maglumat/мәкалә/дизентерия|date=2013-11-5}}
'''Дизентери́я''' (грекча dys - какшау, бозылуны белдерүче алкушымча, һәм
enteron - эчәк) шигелез, шигеллалар китереп чыгарган, интоксикация белән барган һәм күбесенчә юан эчәкнең дисталь өлешенә зыян китерүче инфекция.
Этиология.
Авыруны китереп чыгаручы бактерияләр Shigella ыругына, Enterobacteriacea семьялыгына карый. 4 шигелла төре бар: Sh. dysenteria, Sh. flexneri, Sh boydii, Sh. soneei.Төрле
яшьтәге кешеләрне зарарлый. Эләгү юллары: йогышланган ашамлык, су,
пычрак куллар. Инфекция чыганагы - авыру яки үзендә бактерияләр йөртүче
кеше. Авыруның барышына карап көчле һәм хроник дизентерияне аерып
йөртәләр. Дизентерия китереп чыгаручы микроорганизмнар ашказаны-эчәк
трактының буеннан-буена сеңдерелә торган токсиннар эшләп чыгара, алар,
канга эләгеп, гомуми йогышлану-агулану синдромы, нейротоксикоз
башлануга, организмнан су һәм тоз югалуга этәргеч булалар. Авыруның көчле
формадан хроник формага күчүе дә ихтимал. Шигелла бактерияләре
йөртүчәнлек күзәтелә.
== Тарих ==
Дизентерия Гиппократ заманыннан ук (б.э.к. 5-4 йөзләр) «көчәнүле канлы эч
китү» буларак билгеле. Әбүгалисинаның «Тыйб гыйльме кануны» дип аталган
энциклопедик хезмәтендә әлеге авыруга хас билгеләр җентекләп, тасвирлап
күрсәтелә. Дизентерия кузгатучы микроорганизмны Россиядә беренче булып
А.С. Раевский тасвирлап бирә (Санкт-Петербург, 1875). П.И. Кубасов авыру
тудыручы микроорганизмны үлгән кешенең эчке әгъзаларыннан һәм
тәрәтеннән аерып ала (Мәскәү, 1889). Дизентерия китереп чыгаручы
микроорганизмнар япон микробиологы К. Шиг хөрмәтенә шигеллалар дип
йөртелә башлыйлар. Дизентерия патогенезын һәм иммуногенезын өйрәнүдә
Казан галимнәренең хезмәтләре әһәмиятле урын алып тора. А.Д. Адо
дизентерия патогенезын тикшерә (1952); Д.К. Бәширова авыру кеше
селәгәендә дизентерия антигеннарының булуын исбатлый (1953); А.Е. Резник
дизентерияне бактериофаглар һәм сульфидин белән дәвалау ысулларын
уйлап таба (1947), дизентерия антигеннарының бәвел белән бергә бүленеп
чыгуларын исбат итә (1963); Н.С. Спасский - дизентерия китереп чыгаручы
микроорганизмнарның Штуцер-Шмитц төрен (1958), А.А. Сорокин дизентерия
вакытында күзәнәк иммунитетын тәфсилләп өйрәнә.
Дизентерия кузгатучы микроорганизмнар тышкы тирәлектә: канализация
суларында (25 тәүлектән 30 тәүлеккә кадәр), бүлмә температурасында ипидә
(30 тәүлеккә кадәр), сөт ризыкларында (3 тәүлектән 10 тәүлеккә кадәр) яхшы
саклана. Дизентериянең таралуын булдырмый калу дәвалау-профилактика,
санитария-гигиена һәм эпидемияләргә каршы чаралар комплексы ярдәмендә
гамәлгә ашырыла. 2004 елда ТРда бактериаль дизентерия белән авыручылар
саны күрсәткече 100 мең кешегә - 24,37, балалар арасында 91,9 булган; 2000
дә - инфекциянең артуы (94,77 һәм 240,75), 2003 тә авыручылар санының
кимүе күзәтелгән, 2006 елда 11,0 булган.
== Чыганаклар ==
Шувалов. Инфекционные болезни. М. 2005;
Татар энциклопедиясе (http://tatarile.org/maglumat)
Спасский Н.Н. Экспериментальные материалы к вопросу о токсикозе при
дизентерии, вызванной бактериями Штуцер-Шмитца. Казань, 1958; Баширова
Д.К., Сорокин А.А. Клеточный иммунитет у больных различными формами
острой бактериальной дизентерии. М., 1979; Лобзин Ю.В., Волжанин В.М.,
Захаренко С.М. Клиника, диагностика и лечение актуальных кишечных
инфекций. СПб., 1999.
[[Төркем:Йогышлы авырулар]]
[[Төркем:Эчәклек инфекцияләре]]
3944

правки